Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Үзебезчә, сосналарча» - мәктәп укытучылары концерт куйдылар

Мәктәп укытучылары быел яз бәйрәменә «сюрприз» әзерләгәннәр. Үзебезчә - сосналарча концерт күрсәттеләр.

Бер өлешендә һәр сыйныфның бер әбисен сәхнәгә чыгарып конкурс оештырдылар. Телгә хәйран оста әбиләребез халык алдына, балалар алдына чыккач бераз каушабрак «дөрес әйтәм микән», диеп сүзләрен сайлап кына җавап бирделәр. Йөрәк җимешләре хакына сәхнәгә беренче чыгучылары да бар иде. Сынатмадылар.
Үзләренең укыткан укытучыларын сәхнәдә төрле номерларда күреп, укучылар да кызыксынып карадылар. Элекке елларда концерт укучылар көче белән оештырыла иде, быел укытучы апалары, абыйлары балаларга үрнәк күрсәтә. Халыкның күплегеннән «сусаган икән Сосна халкы авылы үзешчәннәренә» дигән уй килде күңелгә. Биюләренең төрле милләтнеке һәм күмәк булуы, хор, егетләр ансамбле, кызлар ансамбле, уен коралларында уйнау, аерым җырчыларның, шулай ук яңаларының да чыгуы күңелгә ятышлы. Театральләшкән күренешләрне дә онытмаганнар, һәр укытучының нинди дә булса өлешен кертергә тырышканнар.
Фото: http://spet.pro/news/extra-curricular-life/187-den-uchitelya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250