Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

65 ел бергә яшәүче Медведевлар

Бүген Кече Лызи авылында яшәүче Медведевлар гаиләсендә зур бәйрәм. Анатолий Кузьмич белән Анна Андреевнаның гаилә корып яши башлауларына 65 ел.

Алар уртак тормышта дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, ә балалары аларга 12 онык бүләк иткәннәр. Бүгенге көндә 4 оныкчыклары да бар инде. Анатолий Кузьмич Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның тарихы уникаль булып тора, ул әтисе белән бер үк полк та хезмәт иткән, ләкин сугыштан икесе ике вакытта кайтканнар. Медведевлар гаиләсе бик хезмәт сөючән һәм тату гаилә, шуңа да алар районыбызда хөрмәткә лаек кешеләр. Әлеге матур гаиләне 65 еллык юбилейлары белән ихластан котлыйбыз, әле озак еллар пар канатлар булып яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250