Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Арбашның булдыклы әбиләре

Район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Әнисә Хәйруллинага (рәсемдә - әбиләр уртасында) "ияреп" Арбашка барган идем.

Бу өйдә ике ялгыз бертуган әби яши дип, зур, заманча сайдинглар белән тышланган, калай түбәле йортны күрсәткәч, аптырап калдым. "Берәр кеше ярдәм иткәндер инде", - минәйтәм. "Юк, үзләре шундый тырыш, молодец әбиләр алар, пенсия акчаларын җыеп эшләттеләр", - ди юлдашым.
Әнисәне күрүргә, әбиләрнең яшьрәге - Зәкия апа капка төбенә үк йөгереп чыкты. Хәлләрен даими белешеп торганга, ул аларга үз балаларыдай якын икән шул. Мин дә аларга ияреп, эчкә үттем. Бар җирләре ялт иткән. Өстәлдә - җәелгән токмач җәеме, икенче өстәлдә - киселгәне, тәрәзә төпләрендә гөлләр, помидор үсентеләре... Әбиләрем хәл кадәренчә үзләре тырыша, эшли алмаганын ярдәмче итеп билгеләнгән социаль хезмәткәр эшли икән. "Югары Кенә авылы кызы Ләйсән Исмәгыйлеваны бик яратабыз, без дә аны аңлыйбыз, ул да безне аңлый, килгәнен көтеп торабыз. Шәфкать туташы Алсу Сәләхова да әледән-әле килеп, хәлебезне белешеп тора", - дип сөйләп китте алар. Үткәннәре турында да, һич ялындырмастан, сөйләп бирделәр.
Бик күпне күргән бу ике туган. Дүрт кыз, бер малай үскәннәр. Гаиләдәге бердәнбер терәк дип үстергән энеләре кыска гомерле булып чыга... "Башта бик авырлык белән яшәдек, хәерче булдык. Бер хәерче өйдән икенчесенә күчә бардык. Бу безнең бишенче нигез инде, төп йорт дип йөртәбез", - ди алар. Башта әти-әниләрен кадерләп соңгы юлга озатканнар. Аннан "Арбаштан өч кенә көнгә дә чыгып киткәнем булмады" дип яшәүче Оркыя әби белән гомер буе бер-берсенә иптәш булып яшәгән Рәхимә исемле туганнары үлеп китә. Туганын ялгыз калдырмас өчен унбер ел элек Зәкия апа Казаннан авылга күченә. Үзе әле дә шәһәрне, бар уңайлыклары булган фатирын сагына. Әмма туган хакы дигән хис бу сагынудан изгерәк аның өчен. Ул: "Тәки алып китеп булмады үзен", - дип көлемсерәсә, Оркыя әби: "Мин үлгәч, китәрсең әле", - дип "юата".
- Мин гомер буе Дербышкидагы данлыклы оптик механика заводында эшләдем, ә Оркыя гомер буе колхозда булды, - дип сөйли Зәкия апа. - Өйдән урлый-урлый фермага ашлык ташып, дуңгызлар симертте дә, Ленин ордены белән бүләкләнде...
Күренеп тора, әбиләрдә юмор хисе дә, берсен-берсе аңлау, тыңлау дигәнең дә "сөбханалла" диярлек. Зарланмыйлар да, "вак-төяк" белән кешене аптыратмаска тырышып, көн күрәләр. Авырлыкларда чыныккан буын шул, ни дисәң дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250