Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Арбор авылында яшәүче, бүген 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Гайнан Габделхаковка РФ Президенты В.Путинның Котлау хаты тапшырылды

Арборда туып-үскән, аңа кадәр туган авылыннан беркая чыгып йөрмәгән Гайнан абый, 1940 елда, уналты яше тулар-тулмас, өч яшьтәше белән, үзе теләп, ФЗӨгә китә һәм Украинаның хәзерге Донецк каласындагы хәрби заводка барып эләгә. Сугыш башланганда да шунда була. Бераздан заводны Чиләбегә күчерәләр.

- Яшермим, эше авыр булса да, безне ач итмәделәр, ашау ягы әйбәт булды, - дип сөйли ул.- Без снарядлар ясадык. 1943нең февралендә - Сталинградны саклау өчен авыр сугышлар барган көннәрдә 16-18әр сәгать тоташ эшләдек. Сугыш беткәч, авылга кайттым. Шуннан башлап, пенсиягә чыкканчы 44 ел төрле тракторларда эшләдем, әле пенсиягә чыккач та, сигез ел язгы-көзге кыр эшләрендә тракторга утырдым. Бик авыр еллар булды, ул чактагы тракторларны бүгенгеләр белән чагыштыра торган да түгел. Хәзерге техникалар бит үзләре эшли...
Юбилярны котларга район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән Әнисә Хәйруллина, "Арбор" хуҗалыгы рәисе Хәмит Баязитов, җирле үзидарә җитәкчесе Азат Нотфуллиннар килде. Күпьеллык намуслы хезмәтенә рәхмәт әйтеп, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Тормыш юлында күп авырлыклар, югалтулар кичергән - дүрт баласын, тормыш иптәше Хәтимәне соңгы юлга озаткан Гайнан ага, шөкер, бүген ялгыз түгел. Исән-сау булган дүрт баласы, аларның гаиләләре, 15 онык, 16 оныкчыгы аның картлыгын мул-имин, тыныч һәм бәрәкәтле итә. Ул үзе дә "балыкка йөри алсам"..., дип шөкер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250