Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Авыр минутлардагы ярдәмегез өчен зур рәхмәт

Кадерле әтиебез Ильяс Дәүләтшин февраль салкыннарында бакыйлыкка күчте.

Аны соңгы юлга озатуга ярдәм иткәннәре өчен Салавыч Сәрдегәне авылында яшәүче авылдашларга, мәчеткә йөрүче бабайларга, төн сакларга килгән ак яулыклы әбиләргә, туганнарга, гаилә дусларына, кода-кодагыйларга, күршебез Диләгә, шәфкать туташыбыз Люциягә, барчагызга аерым-аерым рәхмәт. Әтиебез озак еллар «Агрохимсервис» берләшмәсендә шофер булып эшләде. Аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләренә, директоры Наил Рәүпович Гыйләҗевка, әтинең авыр вакытларында яныннан китмәгән әниебез Зөлхәбирәгә, энеләребез Илшат белән Илнурга рәхмәтебез чиксез. Һәркайсыгызга имин тормыш, сәламәтлек телибез.
Әтиебез, караңгы гүрләрең якты, авыр туфрагың мамыктай җиңел, урының оҗмахта булсын. Әлеге язмабыз рухыңны шат кылсын, изге дога булып барып ирешсен иде. Амин.
Әниебез, балалары гаиләләре
Фото: http://vk.com/club38324724

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250