Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Авырлыкларга бирешми 90 яшькә җиткән Маһикамал Хаҗиева

Ор авылында яшәүче Маһикамал Хаҗиевага 10 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтачыбыздан еракларда дөньяга аваз салган кыз 1951 елда Ор авылына килен булып төшә һәм шунда төпләнеп кала. Дөрес, башта 12 яшеннән урман кисү, окоп казу кебек эшләр башкарырга туры килә аңа.

Бөек Ватан сугышы барган еллар бар кешене дә тигезли, балачакны күрсәтми, алны-ялны белми эшләргә мәҗбүр итә. Маһикамал әби дә тормышны җигелеп тартып, бөтен авырлыгын да күрә. Шөкер, бүгенге көне тыныч һәм матур аның.

Тормыш иптәше Шәфигулла белән тормышларының соңгы көннәренә кадәр бергә була алмасалар да, алты бала тәрбияләп үстереп, шуның бишесенең кадер-хөрмәтен тоеп яши юбиляр әби. 1984 елда олы терәге, таянычы булган ирен мәңгелеккә югалткач, никадәр генә авыр булса да түзә ул, сынмый, сыгылмый. Балаларына үрнәк күрсәтеп, тормыш авырлыгын берүзе тартып яши башлый. Тик югалтулар моның белән генә тәмамланмый, иң олы улы сварка белән эшләгән вакытта күңелсезлек килеп чыгып, бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Маһикамал әби улы Гамил, килене Земфира янәшәсендә яши. Аның барысы 11 оныгы һәм 5 оныкчыгы да бар икән инде, балалар һәрберсе әбиләре янына кайтып, хәлен белеп торалар.

Юбилярны котларга Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Раузит Галиев, җаваплылыгы чикләнгән «Маяк» җәмгыяте рәисе Хәлил Хаҗиевлар килгән иде. Алар Маһикамал әбигә изге теләкләрен җиткереп, бүләк-күчтәнәчләрен һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тантаналы рәвештә тапшырдылар.

Күп кенә михнәтләргә түзеп тә, бирешмәгән, матур тормыш өчен көрәшкән Маһикамал Хаҗиевага саулыкның ныгын, тыныч киләчәк һәм озын гомер теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250