Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтач бистәсендә яшәүче тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы булды (фото).

24нче февральдә Балтач урта мәктәбендә бистәдә яшәүче сугыш чоры балаларына, ягъни Бөек Җиңү язын якынайтуда үзләренең фидакарь хезмәтләрен һәм гомерләрен кызганмый, ач-ялангач килеш тылда батырлыклар күрсәткән ветераннарга "1941- 1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, озын, бәрәкәтле гомер, шатлык-куанычлар һәм аяз, тыныч күк йөзе теләде:
- Сез, бүгенге көннең ак яулыклы әбиләре, түбәтәйле мөлаем бабайлары, дәһшәтле сугыш чорында япь-яшь егет-кызлар булгансыз. Сез ул елларның авырлыгын үз җилкәгездә татып, Ил өчен, Җиңү өчен бар көчегезне биргәнсез, сынатмагансыз! Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез! Рәхмәт, Сезгә, ветераннар! - диде.
Бүгенге көндә бистәдә 131 тыл ветераны гомер итә, шуның 65е әлеге тантанада катнашты. Ә килә алмый калган ветераннарга медаль тапшыру аларның өйләренә барып оештырылачак. Бу чарада шулай ук район хәрби комиссариаты җитәкчесе Васыйл Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге катнашты. Бәйрәм мәктәп коллективы әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250