Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтачта сугыш ветераннарына өйләренә барып бүләк тапшырдылар (фото).

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, социаль яклау бүлегеннән Гөлнара Әхмәдиева, хәрби комиссариаттан Рафаил Шакиров Карадуган һәм Кече Лызи җирлекләре авылларында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә тутырылган күчтәнәч пакетлар, муниципаль район башлыгының котлау открыткаларын, 9нчы май көнне Балтачта үзәк мәйданда узачак Җиңү парадына чакыру билетлары калдырып киттеләр.
Югары Кенәдән Зиннәтулла Гарифуллин, Түбән Кенәдән Тәскирә Галимуллина, Таузардан Мөдәрис Зәкиев, Түбән Ушмадан Мария Макарова, Кече Лызидан Анатолий Медведев, 1 өлеш Зур Лызидан Иван Агеев үзләренә күрсәтелгән шундый игътибар өчен рәхмәт белдерделәр, сугыш елы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250