Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтачта сугыш ветераннырының туганнарына йортлар тапшыру дәвам итә

Балтач бистәсе һәм Нөнәгәр авылында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугыштан соң үлгән ветераннарның гаилә әгъзаларына тантаналы рәвештә йортлар тапшырылды.

Өй туенда Балтач социаль яклау булеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов җаваплылыгы чикләнгән «Стройсервис» һәм «Водстрой» жәмгыятьләре вәкилләре катнаштылар.
Яна өйләрдә кунакларны бик жылы каршы алдылар һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Килгән житәкчеләр ветераннарны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Республикада билгеләнгән социаль программаларның районда дәвамлы үтәлеп килүе халыкта урынлы канәгатьлек хисләре уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250