Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бар ул юньле кешеләр

Күп балалы һәм шул ук вакытта азкеремле гаиләдә тәрбияләнүче балаларның сәяхәтләргә йөрү өчен финанс мөмкинлекләре чикле булуын исәпкә алып, район социаль яклау бүлеге аларны республикабызның истәлекле, тарихи урыннары белән даими таныштырып барырга тырыша.

Күптән түгел әнә шундый ярдәмгә мохтаҗ мәктәп яшендәге 12 бала җөмһүриятебезнең Казан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда булып кайтты. Балалар биредә музей экспонатлары белән танышты, скульптор Ирина Андрееваның «Җылы көн» исемле киез басу күргәзмәсен тамаша кылды. Соңыннан күргәзмәне оештыручылар мастер-класслар үткәрде, һәр бала мөстәкыйль рәвештә нинди дә булса сәнгать «җимеше» тудырып карады. Күңелләре булган балаларга оештыручылар истәлекле бүләкләр өләште. Көн көтелмәгән сюрпризларга бай булды. Шулай ук музейны тамаша кылучы Марат (үзе турында мәгълүмат бирмәгән, бары исемен һәм Казанда яшәвен генә әйткән) балаларны кафега алып кереп, үз хисабыннан коктейль һәм пирожный белән сыйлаган.
Патриотик тәрбия бирү юнәлешендә балаларны Җиңү паркына да алып кергәннәр. Әлеге сәяхәттән балалар бик канәгать калган.
Сәяхәтнең иганәчеләре - эшмәкәрләр Артем Шәрәфетдинов, Венера Җәләева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250