Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Батыр солдатта янә кунакта

Исеме шигырьләргә салып, җыр итеп көйләрлек, гомер юлы кинофильмнарга төшерерлек Гани солдатка, ягъни Алан авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгани Нәҗиповка 9 ноябрь көнне 95 яшь тулды.

Моннан 77 ел элек Курск шәһәре янында барган дәһшәтле сугышларда бер аягын югалткан, әмма яшәү өметен җуймаган, сугыштан кайткач тыныч тормышта да бер аяк белән тап-таза ир-атлар да тотынырга куркып торган эшләрне башкарып, пенсиягә хезмәт тәҗрибәсе белән чыгып, әле дә дөньякүләм сәясәт, хоккей ярышлары белән кызыксынып яшәүче олы хөрмәткә лаеклы ветеранны котларга килүчеләр бу юлы тагын да күп иде. Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, «Бөрбаш» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов, авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина мөхтәрәм ветеранга дан җырлап, изге теләкләрен җиткерделәр, ә Габделгани ага исә янәдән сугыш хатирәләрен яңартты. Бик күңелле сөйли ул ил агасы, тыңлап туймаслык. Рәсәй Президенты Владимир Путинның да котлау хатын тыныч кына, ихласлык белән кабул итеп алды. Габделгани аганың җанында да, телендә дә тик бер теләк – бүтән беркайчан да сугыш афәтләре булмасын, авырлыклар күрергә язмасын. Оныкларына да ватанпәрвәрлек хисләрен сеңдереп үстерергә тырыша ул. Күркәм гаиләсендә, рәхәт тормышка шөкерана кылып яшәгән ветеранга барган саен сокланып, гыйбрәт алып кайтыла. Хәерле озын гомерләр Сезгә, Габделгани ага, камил акыл, ныклы сәламәтлек белән, кадер-хөрмәткә кинәнеп, дәвамлы бәхетле картлыкта яшәүләр насыйп булсын!

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район үсешендә озак  еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм күркәм юбилее уңаеннан, Габделгани Нәҗиповка Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 95 яшьлек юбилей ветеран