Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Герасимович Ивановка бүген 90 яшь тулды.

Биктәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Герасимович Ивановка бүген 90 яшь тулды. Аны тәбрикләргә төп нигезгә балалары, онык-оныкчыклары җыелды.

Юбилярны котларга авыл җирлеге башлыгы Рашит Насыйбуллин, "Татарстан" җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да килде.
- Без тугыз ай буе Смоленск янында оборона тордык.Су бәреп керде, без су эчендә калдык, әмма чигенергә рөхсәт итмәделәр. Кемнәр каршы килә аларны аттылар. Аннан соң безнең частьне Белоруссияне алырга җибәрделәр. Соңрак Вильносны алуда катнаштым. Атака вакытында бик каты яраландым. Башта Смоленскида, аннан соң Мәскәүдә госпитальдә дәваландым, комиссия биреп мине туган авылыма кайтарып җибәрделәр, - дип сөйли Павел Герасимович.
Кайткач колхозга эшкә урнаша, өч атлы машина белән ындыр суктыра. Язын чәчү чәчә, җиңү хакындада шунда ишетә.
Тормышлар бераз көйләнә башлагач, авылдашы Зинаида белән гаилә кора, биш балалары туа. Кызганыч, Зинаида бала тапканда үлә. Павел Герасимович биш бала белән ялгыз кала. Балаларны детдомга озатырга дигән сүз ике як гаиләне дә зур хәсрәткә сала. Әнисенең үтенече белән апасының балаларын детдомга җибәрмәс өчен Анастасия Павелга кияүгә чыга.
Әйтергә генә ансат, биш бала, әле бит кечкенәсе әнисеннән туып кына кала. Әни дә, хатын да булу өчен Анастасияга күпме көч кирәк булган. Балалар хакына сабыр итә, түзә ул. Соңрак Павел белән уртак өч балалары туа. Аларны бербөтен итеп үстерү, тәрбияләүнең ни икәнен Анастасия Михайловна үзе генә белә. Ә аның нәтиҗәсе авылдашлары, туганнары күз алдында. Әти-әниләрен хөрмәтләп, зурлап яшәүче балалары, онык-оныкчыклары үрнәгендә.
Павел Герасимович белән Анастасия Михайловна 55 ел тигез гомер итеп, сигез бала (берсе мәрхүм), 14 онык һәм 10 оныкчыкның кадерлеләре булып гомер итәләр.
- Озак яшәүнең, тигез гомер итүнең сере нидә? - дип кызыксынам.
- Тырышлык, килешеп яшәүдә һәм зур сабырлыкта, - дип җавап бирде Анастасия Михайловна.
Аның сүзләрен куәтләп балалары да:
- Әтиебезне хөрмәтләп торган, без - балаларны тигез күреп үстергән, хезмәткә өйрәткән әниебезгә рәхмәтнең иң олысы, - диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250