Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтә (фото)

Бүген Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Габделбәр улы Гыйльмуллинга 95 яшь тулды.

Аны тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васыйл Вәлиев, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, район мәгариф идарәсе медодисты Резеда Гаязова килгән иде. Алар юбилярга Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Сугыш башлану белән яшь егетне югары дәрәжәдәге офицерлар хәзерли торган очучылар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Биредә ул хезмәттәшләре белән ике моторлы бомбардировщикта очу серләренә төшенә, укуын тәмамлагач аңа аңа кече лейтенант очучы таныклыгы тапшырыла. Турыдан-туры сугышта катнашмаса да, сугыш елларында хезмәт иткәч, аңа фронтовик исеме бирелә.

Туган якларына әйләнеп кайткач, Балтач мәктәбендә хәрби хезмәткә хәзерлек укытучы булып эшли. Тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән шәхесләр әзерләүдә Габделәхәт абыйның роле зур була. Бүген ул башкарган игелекле хезмәтләре, ил алдында үтәгән бурычлары өчен олы рәхмәт сүзләре, бүләкләр кабул итеп, балалары, онык-оныкчыклары хөрмәтендә бик кадерле кеше булып гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250