Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Без бер-беребезгә иптәш», ди Дишат апа (фото)

95 яше тулып та, әле үзе күзлексез укый алган, зиһенен югалтмаган олыларны еш очратырга өметләнеп булмый. Яңгул авылында килен булып төшкәннән бирле яшәүче Дишат Шәфигуллина үз яше өчен сөбханалла дип әйтерлек әби.

Чутай авылында туып үскән Дишат апа шунда белем алганнан соң, хезмәт юлын да мәктәптә башлап җибәрә. Башлангыч сыйныфларга белем бирә. Аннан Чепья исполкомында авыл советлары буенча инспектор булып эшли. Чепьяда исполком беткәч, Балтачка товар бәясе утыртырга килә һәм киләсе эш урыны Яңгул сельпосында була. Ревизор эшеннән соң почтада телефонистка булып эшли һәм лаеклы ялга чыкканчы «Сельхозхимия»дә диспетчер вазыйфасын башкара. Бүгенге көндә «Агрохимсервис» җәмгыяте буларак таныш әлеге оешмадан юбилярны котларга дип килгән Илшат Хөсәенов аның бик төгәл, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр булуын исенә төшерде.
Тормыш иптәше Хөрмәтулла абый белән кавышкан вакытларын: «Очраштык та, кавыштык. Шулай да бер-беребезгә иптәш без», дип кенә искә ала Дишат апа. Бер-берсенә терәк-таяныч булып яши башлауларына узган ел 55 ел булган.

Дишат апаны олуг юбилее белән котлап бик матур теләкләр әйтелде, күп кенә бүләкләр тапшырылды әле көнне. Шулай да иң төп теләк - ул сәламәтлек һәм тигез картлыктыр мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250