Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бүген Балтачта яшәүче Зөлхәбирә Вахитовага Россия Президентының Котлау хаты тапшырылды (фото)

Зөлхәбирә Вахитова Шода авылында туа, биредә тормышка чыгып, ире Габделбәр белән биш балага гомер бүләк итә алар. Ул заманга хас ачлык-ялангачлык аларны да читләп үтми. Гәүдәсе яшьтәшләреннекеннән күпкә зуррак булганга аны 15 яшьтә үк Тагил урманына эшкә җибәрәләр. Барлык сәламәтлеген алып калган бу урманнар хакында бик еш искә ала ул.

- Әгәр сау-сәламәт аяклар бирәбез дисәләр, уйлап та тормас идем, Тагил урманнарына кабат барыр идем, - ди юбиляр.

Аяклары бик авырта шул Зөлхәбирә апаның. Болай да тамырлары белән бик азаплаган аяклары өстенә 84 яшендә янбаш сөяге сындырып озак кына хастахәнәдә дә ятарга туры килә аңа.

- Бик авыр вакытлар булды. Начарланып та алды. Гомере бетмәгәч, шөкер, әниебезнең 90 яшьлек юбилеен түгәрәк табыннар артында каршы алабыз менә, - ди кызы Рузилә ханым.

Зөлхәбирә апа җиде ел элек кызы Рузилә, кияве Мирзаян гаиләсенә күченеп килә. Вакыт-вакыт хәтере ялгышса да, балаларының аны хөрмәтләп-кадерләп торуын бер дә исеннән чыгармый.
- Балаларым, шөкер, яхшы булдылар. Кызганыч, берсе мәрхүм инде. 13 оныгым, 14 оныкчыгым бар. Бер оныкчыгымның инде баласы бар, - ди Зөлхәбирә апа.

Без юбилеее белән котларга килгәч тә телефон бер минутка да тынып тормады. Барысы да юбилее белән котлап, Ходай биргән гомерне сызланмыйча яшә, дигән изге теләкләрен ирештерле. Россия Президентының Котлау хатын тапшырган чакта район башлыгы Рамил Нотфуллин да Зөлхәбирә апага авыр елларда куйган хезмәтләре өчен ихластан рәхмәт белдереп, сау-сәламәт булып, балалар, онык-оныкчыклар уңышына сөенеп яшәргә язсын, дип теләде. "Якты юл" хуҗалыгы рәисе Раиф Хәкимов, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин да юбилярны тәбрикләргә зур бүләкләр белән килгән иде. Уен-көлкене яраткан, тормыштан һәрчак канәгать булып яшәүче Зөлхәбирә апа кунаклар белән саубуллашканда барысына да рәхмәт белдереп, исәнлек-саулык, имин тормышлар теләп, 95 яшьлек юбилеенда очрашырга ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250