Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Бу кадәр яшәрмен дип башыма да китермәгән идем”, ди Арбаш авылында яшәүче 16 яшендә ике аяксыз калган Хәдичә апа

Чи тире янмый, ди халык. Хактыр, бу кадәр әрнүгә, кимсенүгә, бу кадәр нужага түзә идемени Хәдичә?!

- Әби-бабайлар хәлле кеше булса да, әтигә аларның байлыгы калмаган. Үз тырышлыгы белән тапкан малын да, үзен дә колхоз төзегән елларда әрәм иттеләр, - дип башлады ул хикәятен. - Үзе гариза язып, атларын, абзар-курасын колхозга бирсә дә, келәтен бирмәгән дип, әтине кулга алалар. Ул шул китүдән югалды (дөрес, соңрак кайтты, әмма төрмәдән "ияргән" авыруы аны озакламый "алып та китте"). Әтине кулга алганда, әнинең бала табар көне җиткән була, бәлки шул хәсрәтләр дә зыян салгандыр, ул, бәбили алмыйча, вафат була. Без дүрт бала шыр ятим калдык. Элекке әнидән туган Мәймүнә апабыз, яшүсмер бала булса да, "ни күрсәк тә, бергә күрербез" дип, безне приютка бирми...
Сугыш еллары да бу гаиләгә кайгы өстенә кайгы алып килә. Унсигез яше тулган абыйларының үлгән хәбәре килә, ФЗӨгә алып киткән җирдән Хәдичә ике аяксыз кала. Казанның унсигезенче заводында эшли генә башлаган кызны, иптәшләре белән бергә Биектауга бәрәңге алырга җибәрмәкчеләр. Поезд станциядә бик аз гына туктап тора, барган уңайга сикерәсе... Ялгыш атланган шул бер адым зифа буйлы, уналты яшьлек кызның тормышын челпәрә китерә дә ата.
- Минем бер аягым исән, икенчесе дә тубыктан гына өзелгән иде. Ул чакта юньле табибка туры килмәдем, өйрәнчек хатын-кыз операция ясады диделәр. Җәрәхәтләр төзәлмәде, гангрена китте. Өченче операциядә инде ике аякны да бөтенләй кистеләр...
Бу хәлдә авылга кайтмыйм, барыбер үләм, дигән карарга килгән кыз "барыр җирем юк" дип, Алабугадагы инвалидлар йортына эләгә. Тик үлем турындагы уйны җиңеп, "авылда кечкенә энем бар бит әле, миннән башка ул нишләр, һич югы, носки-бияләй булса да бәйләп киертермен" дигән өр-яңа ныклы карар өлгерә.
Авылга кайтуга, ул үзенең энесенә бик тә кирәклеген аңлый (ихтыяри-мәҗбүри диярлек Балтачтагы мех фабрикасына төшерелгән Мәймүнә апалары төнге унбер-уникеләрдә генә кайта). Бер-берсенә терәк-таяныч булып озак яши алар. Өйдәге барлык хатын-кыз эшен үз кулына ала Хәдичә, энесе ясап биргән җайланмаларны кулланып, йөрергә, урындык-караватларга менәргә өйрәнә. Пешерә, юа, тегә, бәйли... Энесе Шәйхелислам белән өйгә кадәр салалар. Бу йортка килен булып килгән Арбаш кызы Хәсәнә дә бик ипле, акыллы була. "Бер авыр сүз әйтмәде, бик килешеп яшәдек, кызганыч, энем бик яшьли, 1968 елда ук вафат булды. Эчәгесе берничә урыннан бөкләнгән булган, башта белмәделәр, аннан соңга калганнар иде"...
Тугыз яшьлек Таһир, алты яшьлек Тәнзилә белән тол калган Хәсәнә янәшәсенә, нык итеп, ябык иңнәрен тери Хәдичә. Икәү булгач, түзәләр. Егылмыйлар. Бүген инде Хәсәнә дә, Таһир да юк. "Армиядә химчастька эләккән иде, хәлем юк дип йөрде-йөрде дә, алты ел элек үлде", - ди Хәдичә апа.
Юк, ялгыз калмый Хәдичә әби. Мәрхәмәтле Тәнзилә сеңелкәше үз өенә алып кайта аны. Ире Дамирны Хәдичә әбидән башка өстәл янына да утырмый, диләр. Хәер, ул шундый миһербанлы булмаса, заманында бу өйгә Тәнзиләнең әнисе ягыннан әбисе, әбисенең сеңлесе сыяр идеме соң? Икесен берьюлы караганнар. Берсе - 96, икенчесе 92 яшькә җитеп, гүр иясе булганнар (әле берсе сукыр да булган). Гаиләсе белән биредә яшәүче кызлары, бигрәк тә 4 яшьлек Алинә бик ярата Хәдичә әбисен. "Үзе кебек кечкенә булганга, мине иптәш кызына гына күрә ул, - дип көлә әбиебез. - Әйдә, әби, монда уйнарга төш дип, идәнгә чакыра. Нишлисең, төшәм, уйныйм инде"...
Аягын югалтып, авылга кайтканнан бирле уразасын калдырмаган, тора-бара намазга өйрәнгән Хәдичә апа, язмышы белән ризалашканмы, инде уфтанасын-уфтанып, эчтән сызланасын сызланып бетергәнме, безнең алда зарланмады да, мескенләнмәде дә. "Җиденчене "бишле"гә генә бетергән идем, укытучым шулкадәр укытучылыкка кыстады, китә алмадым шул", - диде. "Киткән булсам, язмышым башка төрле булыр иде", - димәде. "Бу кадәр яшәрмен дип башыма да китермәгән идем", - дип шаяртырга да көч тапты әле...
Рәсемнәрдә: Хәдичә әби Тәнзилә сеңелкәше белән. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина да бу йортта көтелгән кунак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250