Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бу нәселдә бар да... Әлмәндәр

Аллаһы Тәгалә бу нәселне озын гомер белән бүләкләгән. Сәламәтлек белән кинәндергән. Әти-әниләре дә туксанга җитеп вафат булган, бакыйлыкка күчкән кыз туганнары да Әлмәндәр гомерен гомерләгән.

Бүген исән-сау булган ике туган Лидия һәм Катя әбиләр дә шул чиккә якынлашып килә. Олырагы 90 ны тутырса, кечесе 82 не үтеп бара. Әбиләр әле дә "сөбханалла!" дия торган, алтмыштан артык яшьне дә биреп булмый үзләренә. Өч телдә - удмуртча, татарча, русча теттереп сөйләшәләр, колаклары ишетә, күзләре күрә, күңелләре сау. Уен-көлкеле, гаҗәеп күңелле әңгәмәдәшләр. Үзләренә бирелгән иң олы байлык - сәламәт булып яшәүнең кадерен аңлап, башкаларны сокландырып яшиләр.
Район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Әнисә Хәйруллиналар белән без Чепьяга, Лидия апа Александрова яшәгән гаиләгә барган идек. "Ялгызы калгач, әбибезне бертуганының кызы Зоя апа үз гаиләсенә сыендырды, килешеп, аңлашып яшиләр", - дигән юлдашларым хаклы булып чыкты. Зоя апа, инде үзе күптән пенсиядә булса да, күзгә бәрелеп торган сабыр, ипле холыклы, "үз өемә кайтам" дип, кыбырсып кына торган әбиебезнең дә "көен" тапкан искитмәле ханым икән. Улы Игорь, килене Алена, оныклары Карина, Артем белән бергә мул тормышта, үз хезмәтләре белән көн күрәләр. "Бу яңа матур өйне ирем белән бергә җиткергән идек, бик аз гына яшәп калды", - дип моңсуланып та алды ул. Әнисенең туганын үз өйләренә алып кайтуны да гадәти хәл дип саный. Баксаң, әти-әнисе исән чагында ук Тагашур (күрше авыл) белән ике арага "тузан кундырмаган", әтисе вафатыннан соң дүрт ел исә әнисе белән Лидия апасын бер көнгә дә ялгыз калдырмыйча хөрмәтләгән, тәрбияләгән Зоя ханым шулай яшәргә үк күнеккән икән инде. Шул ук Тагашурда яшәүче әнисенең тагын бер туганы - Катя апасының күңелен күрергә дә өлгерә әле. Без барган көнне дә кунакка чакырган иде.
Лидия апа белән Катя апа тормышында уртаклыклар күп булса да, язмыш дигәнең аларны үзгә сукмакларда йөртә. Лидия түти, тормышка чыкмыйча, туганнарында гомер итсә ("башкалар кадәр үсә алмадым, буем кыскалыктан оялып, кияүгә дә чыкмадым", - дип шаярта ул үзе бүген), Катя апа үз авылдашы белән гаилә корып, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген дә төп нигезне шау-гөр китереп, унике җан (!) бергә, бер түбә астында гомер итәләр.
- Шөкер, бабаем да исән, улым-киленем, оныкларым да бар. Өйләнмәгән ике улым да үзебез белән. Күп булсак та, өебездә тавыш-тын чыкканы юк. Киленем белән дә егерме елдан артык килешеп яшибез. Йорттагы тынычлык күбрәк олы кешедән тора. Мин үзем дә килен булган кеше, усал кайнана белән яшәдем. Шул чакта ук үземә әйтә идем: мин мондый булмаячакмын, мин боларны үземә гадәт итмим, дип. Сүземдә тора алдым, - дип сөйли ул.
Безнең белән татарча сөйләшкән әбиләрем шул арада удмуртчага күчә, кара-каршы утырып, гөр килеп сөйләшә башлыйлар, әле көләләр, әле күз яшьләрен сөртәләр. Үткәннәрне искә алуларын, хатирәләрне барлауларын аңлавы кыен түгел. Олыгайган көнеңдә шушылай очрашып сөйләшерлек үз туганың булу да бәхет икән бит, дип күзәттем мин аларны. Гел туганнары ярдәмен тоеп, сизеп яшәгән Лидия апа үзе дә, тикмәгә генә сүз саен: "Тормышымнан бик канәгать, туганнарым күп, барысы да әйбәтләр, рәхмәт яусын аларга!"- дип кабатлыймыни?! Бу сүзләрен ул аңлап, бар ихласы белән әйтә. Гәрчә вакыт-вакыт кайда, кемнәр белән яшәгәнен дә онытып, бутап сөйләшсә дә.
"Гомер буе эшләдем, эштән һич туймадым. Бүген дә эшләр идем!" - дип шаккатырды ул безне. Бу җөмләләрне әйткәндә, ничектер канатланып, рухланып китә, көч-куәте арткандай тоела - бүген кушсаң, басуга эшкә чыгып чабар иде кебек...
Бу йортта без күп нәрсәгә сокландык. Шулай да иң "кәттә"се азакка калган икән.
- Сез килешкә дип голубцылар пешердем. Бер чынаяк чәй эчми китмисез инде, - дип кыстаган хуҗабикәгә хөрмәт йөзеннән табаклыкка утырдык. Әмма беребез дә голубцыларга үрелергә кыймыйбыз гына бит.
- Шикләнмәгез, хәләл иттән пешердем мин аларны, - дип, күзләргә яшь китерде Зоя ханым. Гомер буе башкалар хакын хакларга, хөрмәтләп яшәргә өйрәнгән кеше шул ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250