Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Өч районга сәяхәтле гомер кичергән Мәрьям апа Вафина

Ул гомере буе чәчәкләр арасында яшәгән. 90 яшьлек олуг юбилеен да аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп каршылый. Сүзем кечкенәдән бакча һәм өй гөлләре үстерүче, бүген дә әлеге хоббиен бик яратып башкаручы Мәръям Вафина турында.

Мәръям апа ире Фазыл белән дүрт кыз тәрбияләп үстерә. Эльмирасы, Венерасы инде лаеклы ялда, төпчеге Диләрә "Моя газета"ның баш мөхәррире, барысы да Казанда төпләнеп яшиләр. Дамирасы Балтачта, тормыш иптәше Фәрит белән үзәк базарда үз нокталарын булдырдылар. Фазыл абый вафат булгач, ялгызы гына яшәргә кыенлашкач, балалар үзара сөйләшеп Мәръям апаны Балтачка алып кайтырга булалар.

- Балтачны мин бер күрүдә яраттым. Биредә кунак булып, халкы белән аралашкач, бөтенләй гашыйк булдым. Халкы гади, киң күңелле, табигате искиткеч матур булганга һич икеләнмичә монда төпләнеп калдым, - ди тумышы белән Саба районыкы булган, ә тормышка чыккач Арча районында яшәгән Мәръям апа Вафина.

Ул эшчән һәм нык тормышлы гаиләдә үсә. Кияүгә чыккач та эшләп гомер итә. Ире Фазыл колхоз рәисе булып эшләсә дә, Мәръям апа бер генә көн дә колхоз эшеннән калмый. Төрле авылларга күченеп йөрергә туры килә. Әти-әни эштә чакта балаларына күршеләре күз-колак булып тора.

- Ул чакларда берничә ел декрет ялларында яту юк. Ике айдан эшкә чыктык. Колхоз рәисе хатыны дигән өстенлекләр юк, бар кеше тигез дәрәҗәдә иде, - дип искә ала ул еллар хакында юбиляр.

Яшьлегендә ничек тырыш, тормышны яратучан, киң күңелле булса, әле дә шундый Мәръям апа. 90 яшь тулуына карамастан чаңгысында да шуа, бакчасында кыяр-помидор, суган-кишерен, аллы-гөлле чәчәкләр дә үстерә.

- Гөлләрне бик күп үстергәнгә миңа элек авылдашларым матур апай, лаеклы ялга чыккач чәчәк әби дип дәшә башладылар.
- Озын гомернең, бу яшьтә дә йөз матурлыгын югалтмый, тормыштан һәрчак канәгать булып яшәүнең сере дә шушы чәчәкләр микән әллә? -дим.
- Аның сере гади, кызым. Үзеңне һәрчак тыныч тотып, гаиләңә ихтирамлы булып кешеләргә яхшылык кына теләү адәм баласын озын гомерле һәм бәхетле итә, - ди Мәръям апа.

Әле сүзләрнең хаклыгына без юбиляр белән аралаша торгач, тагын инандык. Мәръям апа бистәнең Кол Шәриф урамында салынган ветеран йортында берүзе яшәп ята. Йортта гына түгел, урамында ук берүзе ул, монда әле бер кеше дә яшәми. Ә ул, берүзеңә генә куркыныч түгелме дигәнебезгә каршы:
- Миңа бу сорауны еш бирәләр, ничек куркасың, ди мондый матурлыктан. Фәрештәләр янымда. Балаларыма кунакка барсам да озак тормыйм. Үз өем - үз көем дип тизрәк үз өемә ашыгам. Бик матур җирләр бит. Рәхмәт Хөкүмәткә, җитәкчеләргә картлык көннәрендә шушындый муллыкта, матур йортларда яшәткәннәре өчен, - ди.
Мәръям апа белән аралашкан вакытта бер генә дә зарлану сүзе ишетмәдек. Ул һәрнәрсәдән канәгать булып һәркемгә хәер-догалы булып яши.

- Быел бик көчле буран вакытында ут сүнеп, өй түбәсенә кадәр кар өеп китеп, юллар өзелгәч тә зарланмады, ди балалары. Әни янына трактор яллап килеп, өеннән көч-хәл белән алып чыктык. Ә ул анда да шаяртып, өемнән урамга чыгып җиткәнче кар түмгәге булдым. Балаларым мине ике яктан култыклап, очыртып кын йөрттеләр, аяклары җиргә дә тимәде, дип шаярта, - диләр балалары.

Авыр елларда яшәп тә тормышны ничек бар шулай яраткан, ә иң мөһиме аннан һәрчак тәм табып яшәгән Мәръям апаның күңел көрлегенә сокланырлык, гаҗәпләнерлек.
Бакчаны Мәръям апа үзе тәрбияли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250