Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Чепья авылында яшәүче Лидия Александрова 90 яшен тутырды

Чепья авылында яшәүче тыл ветераны Лидия Александровага 12 март көнне 90 яшь тулды.

Юбилярны котларга һәм Рәсәй Президенты В.Путинның Котлау хатын тапшырырга район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Йосыповалар килде.
Тагашур авылында туып-үскән, чордашлары кебек үк авыр, олы тормыш юлы үткән Лидия Александровна әле бүген дә "сөбханалла!" диярлек, 60тан артык яшьне дә биреп булмый үзенә. Өч телдә - удмуртча, татарча, русча теттереп сөйләшә, колагы ишетә, күзе күрә, күңеле сау. Уен-көлкеле, гаҗәеп күңелле әңгәмәдәш. Үзе сүз саен диярлек: "Ходай миңа тазалыкны бирде", - дип шөкер итә.
"Гомер буе эшләдем, эштән һич тә туймадым. Әле дә эшләр идем", - дип шаккатырды ул кунакларны. "Ничекләр килдегез, рәхмәтләр яусын сезгә!", - дип елап та алды. "Башкалар кадәр үсә алмадым, буем кыскалыктан оялып, тормышка да чыкмадым", - дип күңелен дә бушатты. "Тормышымнан бик канәгать, туганнарым бик күп, барысы да әйбәтләр, хәлемне белеп, ярдәм итеп торалар", - дип, ихлас рәхмәтләрен дә әйтте.
Ул бүген сеңлесенең кызы Зоя гаиләсендә яши. Ялгыз калгач, Зоя апа (ул үзе дә пенсиядә), уллары-киленнәре рөхсәте белән, аны үзләренә алып кайта. Вакыт-вакыт кайда, кемнәр белән яшәгәнен онытып, бутап сөйләшсә дә, Лидия түти бу йортта кадерле кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250