Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Чепьяда яшәүче Степанова Агафья Ивановнага бүген 100 яшь тулды.

Аны бер гасырлык юбилее белән котларга район Советы рәисе урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Чепья җирле үзидарә рәисе Азат Нотфуллин, Чепья участок амбулаторисе баш табибы Ирек Фазлыевлар килде.

Н. Сабирҗанов юбилярга В.Путинның рәхмәт хатын, район башлыгының бүләген тапшырды.
Ул чор кешеләре өстенә төшкән бар авырлык, алар күргән ачлык-хәерчелек тә, берсеннән-берсе авыр хезмәтләр дә Агафья түтине "читләтеп үтмәгән. Болардан тыш та сынаулар күп очраган үзенә. Дөрес, ире белән бик тату, матур яшәгән алар. Әмма бу тормышны түгәрәкләргә үз балалары гына булмаган.
Үз авылларында әнисе калдырып киткән (әбиебез ташлап киткән дип әйтергә теләмәде) алты айлык Юрийны уллыкка алалар, бик яратып үстерәләр. "Ул бик тырыш, акыллы булып үсте, әти-әни дип яшәде, бер авырлык китермәде, армияләрдә бик әйбәт хезмәт итеп кайтты. Баянчы иде, авылда оркестрга кадәр оештырды. Ул чакта бөтен бәйрәм-мәҗлесләр баян белән үтә иде бит. Һәрберсенә аны чакырдылар. Җайлап-җайлап эчәргә өйрәнеп китте шуннан. Өйләнгән дә иде, бер генә ай бергә яшәделәр. Киленемне дә бик яраткан идем, исерек белән яшисе килмәде шул ... "
Эчкән кешенең холкы да үзгәрә шул. Юра тора-бара кулын да "уйната" башлый. Әтисе үлгәч, тагын да усаллана. Әни кеше өйдә кунарга курка башлый. Чиста-пөхтә Агафья түтине сыйдыручылар табыла, тик Юраны гына аракы сазлыгыннан коткаручы табылмый ...
Ул үлгәч, әбиебез әле иске булса да, үз йортында яши. Әмма күзләренә операция ясаткач, колагы ишетсә, аяклары йөрсә дә, ялгызы гына калудан курка һәм ерак кардәше Нина апаның чакыруын кабул итә. Менә ничә еллар инде алар Нина апа Петрова белән әниле-кызлы кебек гомер итәләр. Ире Николай, балалары белән дә аңлашып яшиләр.
Соңгы вакытта әбиебезнең сәламәтлеге генә какшап киткән. Моннан бер ел элек, егылып, кулын сындырган, ул уңайлануга, кабат егылып, аякларын авырттырган "Хәзер күбрәк утырып кына торам инде", -.. ди ул. Тормышта күп авырлыклар күрсә дә, сөйкемлелеген, сабырлыгын җуймаган Агафья әби, аңа бәхетле картлык бүләк итүче Петровлар гаиләсеннән без сокланып, бер кочак уңай Энергия туплап кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250