Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул» - Сәрвәр Мөхетдин кызы Шакирова

«Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул» 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаучы Сәрвәр Мөхетдин кызы Шакировага бу сүзләр, һичшиксез, килешә.

Сәрвәр апа 1924 елның 15 июлендә Яңа Салавыч авылында туа. 17 яшьлек чагыннан ук торф чыгару эшләрендә булырга, окоп казуда катнашырга туры килә аңа. Сугышның ачы җилләре шактый сыный үзен. Әмма түзем, нык Сәрвәр ачлык афәтен дә, кайгылы хәбәрне дә җиңеп чыга.
1943нче елда Сәрвәр Садыйк исемле Норма егетенә кияүгә чыга. Әмма парлы тормышка сөенеп, балаларның үскәненә куанып яшисе көннәрдә, 1965 елда Садыйк абый вафат була. Сәрвәр апа 5 бала белән тол кала. Ир-атның терәк тә, ашатучы да булуын исәпкә алсак, 42 яшьлек хатынның нинди авыр хәлдә калуын аңлыйбыз. Бар гомерен балаларына багышлый ул; кешедән ким-хур итеп үстерми.
Кайда гына эшләргә туры килми Сәрвәр апага: сепарат тотучы вазыйфасын башкарырга да, яшелчә агуларга йөрүләр дә, бригадта эшләүләр дә. Кызы Рузалия апа: «Әниебез аш-суга бик оста иде, кечкенә чагымда аның белән амбарда ипи пешереп, эшчеләргә ашарга алып чыгу истә калган», - дип сөйли.
Балалар үсеп, үз тормышларын корып яши башлагач та, язмыш тагын бер сыный аны: башта кызын, аннан киленен гүр иясе итә. Туганнары сүзләренчә, нәкъ менә шушы кайгыларга бирешә ул.
Бүгенге көндә Сәрвәр апа тулысынча төп йортта яшәүче улы Рәис белән клене Роза тәрбиясендә.
90 яшьлек юбилее уңаеннан, барлык оныклары исеменнән, Фәнзил оныгы бүләк ясаган үзенә: Садыйк абый белән икесенең иске фотосурәтләрен зурайткан һәм яңарткан. 12 онык, 15 оныкчыкның дәү әнисе булган Сәрвәр апага моннан да кадерле, сөенечле бүләк була да алмыйдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250