Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Эшмәкәрләр бүләк бирә

Пыжмара Сабан туенда игелекле эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар (Радик әфәнде шушы җирлекнең Түбән Сәрдек авылында туган) инде өченче ел рәттән милли бәйрәмебездән соң дөньяга килгән беренче сабыйга бүләк тапшыралар.

Быел исә әлеге бүләккә Түбән Сәрдек авылында яшәүче Рәдифә һәм Ирек Гайфетдиновлар лаек булды. Бүләк иясе Айгөл 24 июнь көнне дөньяга аваз сала. Бәхетле әти-әнигә бала арбасын Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Мансур Гыймадиев һәм аның урынбасары Гөлсинә Фазылова тапшырды.
Рәсемдә шушы мизгелләрне күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250