Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Фәүзия апа Нурмөхәммәт кызы 85 яшьлек юбилеен каршылады

Бисмиллаһир - Рахманир-Рахим. Хөрмәтле Фәүзия апа Нурмөхәммәт кызы! Сезне гомер баскычыгызның матур биеклеге - сиксән бишне тутыруыгыз белән ихлас котлыйбыз, Сезгә һәркем өчен иң кадерле булган җан тынычлыгы, тән саулыгы телибез! Син авылыбызның дәрәҗәле токымыннарынан булган Нурмөхәммәт бабай белән Нәфисә әбинең унике баласының сигезенчесе булып дөньяга килгәнсең.

Сезнең чор балалары иң зур михнәтләр, тормышның иң зур авырлыкларын күргән, бүгенге рәхәт тормышның нигезен салган буын. Бу чор балалары бик иртә тормышның авыр камытларын кигән - "Сугыш чоры балалары", булып тарихка кереп калдылар. Сез җырларга кереп калган "Уфалла" арбасын тартып, урман кисеп, "лаеш шулпасы" эчеп үскән буын. Синең үз башыңнан да бу авыр, зур сынаулар узды. Сезнең гаилә авылда аерым ихтирамга, хөрмәткә лаек.
Әтиегез Нурмөхәммәт бабай иң авыр, дин кысылган, "хәтәр" елларда - 60 елга якын авылның имамы булып торды һәм авыл тарихына соңгы Указлы мулла булып кереп калды. Ул тирә-юньдә бәбәй арбалары, "яшь килен сандыклары" ясаучы буларак та данлыклы булды. Сез аларны ясауда да, Малмыж, Полян, Чепья һ.б. базарларына алып барып сатуда да аның уң кулы, төп ярдәмчесе булдыгыз. Сине үзеңне дә авылдашлар алтын куллы оста тегүче, чигүче, бәйләүче булганга - "тегүче Фәүзия" дип йөрттеләр. Син теккән кием-салымнарың, бәйләгән, чиккән әйберләрең белән бик күпләрне шатландырып, рәхмәтләрен алдың.
Сез, авылыбызның булдыклы егете Гарифулла абый белән кавышып, "пар канатлар" булып, авылда үрнәк гаилә булып яшисез. Токымыгызны дәвам итәрдәй алты иманлы бала үстерүегез, гөрләшеп оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз үсеп килү - сезнең иң зур бәхетегездер. Гарифулла абыйның мәчет ачылган көннән (27.01.1995) мәчетебезнең мәзине булып эшли башлавы, җиде ел-2003-2010 елларда авылыбызның имамы былып торуы, синең үзлегеңнән Изге Китабыбыз Коръәнне укырга өйрәнеп, инде егерме елдан артык авылыбызның төп абыстае булып торуың белән дә сезнең гаилә авыл халкының зур мәхәббәтен яулады.
Син әле дә ак яулыгыңны бәйләп, Коръән ашларының түрендә - үзеңнең моңлы мәкамең белән Коръән сүрәләре укып, тирән эчтәлекле вәгазьләрең белән күңелләрнең иң тирән җирләренә үтеп керәсең. Сезгә барлык кылган яхшылыкларыгыз өчен Аллаһының Рәхмәтләре булсын! Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: "Тәхкыйк, Аллаһ яхшылык кылучыларның әҗерен җуймас". Укыган намазларыгызның, догаларыгызның, теләгән теләкләрегезнең кабул булуын телибез. Шагыйрь әйткәнчә: "Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытларны табып булмыйдыр якут белән". Пәйгамбәребез с.г.с әйтте: "Иң яхшы кеше кемнең гомере озын, гамәле яхшысыдыр. Иң начар кеше кемнең гомере озын гамәле начарыдыр".
Солтан Ибраһим улы,
Смәел мәчете мөтәвәллияте исеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250