3 май сөекле тормыш иптәшем, улларыбызның яраткан әтиләре Филсур Мансур улы Фазлыевны мәңгелеккә арабыздан алып китте.
Күкләрдә кояш сүнде, тормыш күген кара болыт каплады, яшәү тукталды. Бик кадерле кешебезнең бүтән беркайчан да кире кайтмасын белсәк тә, күңел ышанмады.
Көн саен ишекне сак кына ачып керер дә, улларыбызны сөяр, әзерләгән кайнар ризыкларымны мактый-мактый ашар да, кабат эшкә чумар кебек...
Шулай итеп көннәр, атналар, айлар үтте. Тик син һаман да юк. Авыр, бик авыр синсез...
Ярый әле авыр минутларда янәшәмдә олы кайгыбызны үз иңнәрендә күтәргән әти-әнием, туганнарым булды. Матди һәм рухи ярдәм иткән район Советы һәм башкарма комитеты коллективына, аларның җитәкчеләренә, Казанның үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләренә, Филсурның туганнарына, сыйныфташларына, район үзәк хастаханәсе, мәктәп, 4нче номерлы балалар бакчасы коллективларына, улларыбызның сыйныфташлары, бер төркемгә йөргән балаларның әти-әниләренә, дусларга, күршеләргә зур рәхмәт белдерәм.
Берегезгә дә якыннарыгызны югалтырга язмасын, тигез һәм бәхетле тормышта гомер кичерегез.
Мәрхүмнең тормыш иптәше
Ленара ФАЗЛЫЕВА
Балтач бистәсе
Фото: http://www.babyblog.ru/user/UPPI13/2378984
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев