Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Хаҗәр Әсхәтова – дүрт буынны тоташтыручы акъәби

Бу заманның авырлыгын шактый татыган булса да, зарлану белмәс, тормыштан канәгать булып гомер итүче өлкәннәргә карап сокланмый калу мөмкин түгел... Районыбызның Бакча дигән авылында дөньяга килеп, хәзерге көндә Түбән Субаш авылында яшәүче Хаҗәр Нәҗип кызы Әсхәтовага да бер гасырга якын гомер яшәп, тормышның сикәлтәле юлларыннан үтәргә туры килгән.

Аңа кичә - 1 февраль көнне 90 яшь тулды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Хаҗәр апа озак еллар колхозда фидакарь хезмәт куйган тыл ветераны. 7 класс белем алганнан соң да, читкә китми, авылда кала ул. Гомере буе колхозда хезмәт куя, ферма мөдире вазыйфасын да башкара.

Юбиляр бүгенге көндә улы Рәҗәп һәм килене Галия тәрбиясендә яши. Олы улы Равил, кызы Равилә гаиләре дә еш килеп, хәлләрен белешеп торалар. Хаҗәр апа 9 онык һәм 2 оныкчыкның яраткан дәү әбисе дә әле ул!

"Хәзерге көндә ике оныгым хәрби хезмәттә, исән-имин йөреп кайтсыннар. Аллаһы боерса, нәселебез ишәергә тора, өченче оныкчыгым туачак, түземсезләнеп көтәм", ди ул. Амин, Хаҗәр апаның теләкләре чынга ашсын! Дүрт буынны тоташтыручы нәсел агачына тиң бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250