Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Изгелегегез гомергә онытылмас

28 май иртәсендә, көтмәгәндә Нөнәгәр авылында яшәүче 61 яше дә тулмаган әтием Сәгыйть Дәминовның гомере өзелә.

Миңа бу хәбәрне ишетүе бик авыр булды. Шушы авыр вакытларымда минем янымда булган һәр кешегә рәхмәтемне белдерәсем килә. Соңгы юлга озатырга ярдәм итүче һәм бүгенге көнгә кадәр минем янда булучы авылдашларыма, туганнарыма, бигрәк тә Әхмәтхановлар, Галимуллиннар, Гариповлар, Баһабиевлар, Нигъмәтҗановлар гаиләләренә, шулай ук ерактагы туганнарыма, күршеләремә, Хәйруллиннар, Гомәровлар гаиләләренә, элек бергә эшләгән Яңгул авылындагы «Радик» кибете хезмәткәрләренә һәм барлык-барлык дусларыма зур рәхмәтемне белдерәм. Рәхмәт сезгә барыгызга да - туганнарым, дусларым, авылдашларым!
Сезгә зур хөрмәт белән Нөнәгәр авылыннан кызы Фәнзия.
Фото: http://ramst11.livejournal.com/620537.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250