Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Күмәк изгелек

Салавыч авылы мәчете соңгы елларда төзекләндерүгә мохтаҗ иде.

Авылдашыбыз Рәшит абый белән Мәүлиха апаның оныгы Ленар (Миләүшә һәм Марат Әхмәтовларның улы) Салавыч мәчетенә кереп, аның тәһарәтханә һәм туалет булмәләренең бик тузган икәнлеген күреп, аларны ремонтлатырга, яңартырга ният кылды. Үзе акчалата ярдәм итә, ә менә ремонт эшләрен оештыруны Рамил Нотфуллинның улы Айнурга йөкли. Шулай итеп, әлеге бүлмәләр тулысы белән яңартылды: яңа җиһазлар, су җылыту җайланмасы урнаштырылды, яктырткычлар бар да яңадан куелды, яңа магнитофон, тузан суырткыч алып бирде. Керү өлешендә линолеум, элгечләр яңартылды, ковролин җәелде. Тәрәзә рамнарының, яңакларының буяулары беткән иде, бөтен тәрәзәләр алынып, эчтән-тыштан буялды. Тәрәзәдән суык кермәслек итеп күбек сиптерелде, җылыткыч ленталар куелды.
Айнур чатнаган тәрәзәләрнең пыяласын алыштыртты. Тәрәзәләрне буяу өчен ак буяуны Рәшит абыйның кияве - авылдашыбыз Вәгыйз Латыйпов бирде. Мәчетнең барлык җылыту торбалары буялды. Монысына буяуны Айнур алып бирде. Буяу эшләрен, тәрәзә алу һәм куюны мәчеткә йөри торган бабайлар һәм мәчеткә укырга йөрүче апалар башкарды. Һәр тәрәзәгә яңа, яхшы гардиннар куелды. Рәшит абыйның кызы Гөлнур, кияве Рөстәмнең улы кирпеч белән ярдәм итте. Мәчетнең тәрәзәләре ремонтлангач, торбалар буялгач, тәрәзәләргә заманча матур пәрдәләр дә кирәк иде. Бу эшкә Рамил әфәнденең хәләл җефете Фәния үзе алынды. Бик матур, заманча пәрдәләр эшләтеп куйдылар. Ул зур суммага төште. Бу сумманы бертуганнар Рамил, Алмаз Нотфуллиннар, Кадрия Латыйпова, Гөлнур Гариповалар бергәләшеп күтәрде. Кадрия-Вәгыйз Латыйповлар үткән ел рәшәткәләр, ә быел тәрәзәләр буяу өчен янә буяу бирделәр. Әнә шулай, Салавыч мәчете, анда йөрүчеләр юмарт туганнарның изге гамәлләренә кинәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250