Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Күздә — яшь, күңелдә — рәхмәт

Мин - Түбән Сосна авылы кызы. Сигез бала арасында бишенче булып дөньяга килгәнмен. Тормышымда шатлыклы көннәр дә күп булгандыр, әмма үзәк өзәрлек югалтулар да күп булды шул. Башта әтием, аннан әнием үлде. Аннан абыемны, энемне соңгы юлга озаттым.

Әнием үләр алдыннан: «Мин үлгәч, бу бала кемгә калыр?» - дип, энем Фәрит өчен кайгырды. Кайгырмаска, миннән соң туган Фәритебез авыру, ул үзенең кайда, кем белән яшәгәнен дә белми. Шулвакыт ирем Зиатдин: «Әби, бер дә кайгырма. Мин аны үземә алып төшәм», - диде. Менә шуннан бирле, ундүрт ел инде энем безнең белән яши.
Карап торышка тыныч-басынкы кебек булса да, энебезнең дә холыксызланган чаклары була. Сабый баланы баккандай, барыбыз да аның «көе»ннән генә торырга тырышабыз. Аны язмыш кочагына ташламаган, интернатларда тилмертмәгән өчен, сабыр гына тәрбияләргә булышкан иремә мин мең рәхмәтле!
Әле бит энебезгә һәрдаим күзәтү кирәк. Күз ачып йомган арада чыгып югала. Үзе турында, безнең турыда берни сөйли белмәгәнгә, аның югалуыннан бик куркабыз.
2002 елда бер югалды инде ул. Айга якын милицияләр белән эзләдек. Аллаһының рәхмәте, күршебез Василий Чупашев Зеленодольскидан табып алып кайтты. Кызы Света белән медучилищега документлар илтергә баргач, кайтышлый, ике пакет сумка ашамлыклар күтәргән, бомжга әйләнгән Фәритебез, Василийларның каршына ук килеп чыга. Ул, балакай, бер ай буе чүплектән ашаган икән.
Әле моннан соң да югалды энем. Анысында Нормабаш урманыннан (кортлыктан) милиционерлар табып алып кайтты. Василийга, Светага, эчке эшләр бүлегендә эшләүче егетләргә дә күңелемнән рәхмәт укып яшим. Никадәр генә зарлансак та, янәшәбездә яхшы кешеләр дә күп әле дип сөенәсең авырлык килгәндә. Кеше кайгысына-борчуына битараф калмаганнар андый чакта сиңа көч бирә.
Менә без дә, һич уйламаганда, яңа өйле булдык. Безнең гаилә хәлләре, тормышыбыз белән яхшы таныш булган район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина берчакны әйтә: «Шундый-шундый программа бар бит, документлар җыеп карагыз әле, бәлки Фәрит абыйга да бәхет елмаер», - ди. Аның киңәше белән документлар җыйдык, бик күп кешеләрдән ярдәм күрдек. Һәм менә быелның 6 июнендә без яңа өйле булдык. Сугыш ветеранының инвалид улы буларак, энебезгә бик матур, бөтен уңайлыклары булган өй төзеделәр.
Район җитәкчеләре Рамил Нотфуллин, Рамил Шакировларга, Рафаэль Габдрахманов җитәкләгән оешма төзүчеләренә, бу эшләрне башлап йөргән, даими контрольдә тоткан Илдар Хаҗиевка, социаль яклау бүлегеннән Алсу Гатиятуллинага, Әнисә Хәйруллинага, ярдәме тигән һәркемгә бик рәхмәтле мин. Яшәргә көч, сабырлык биргән өчен рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250