Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Матур әби

Хәтирә апа Һадиева Шодада иң өлкән кешеләрнең берсе. Шулай да әле хәтере яхшы, үзен 90 яшьлек юбилее белән котлап килүчеләр белән иркен аралашты, шулай хөрмәтләгәннәре өчен һәркайсына олы рәхмәтен җиткерде.

- Шундый рәхәт, әйбәт сөйләшә торган матур әби икән, - диде аннан район радиосы өчен әңгәмә алган радиотапшырулар редакторы Гөлйөзем ханым юлда кайтканда.
Ире Шакирҗан вакытсыз үлеп китеп Хәтирә 42 яшендә тол кала. Ике кызы инде үсеп кул арасына кергән, малайларның да өлкәне урта мәктәп бетергән, аннан соңгы икесе дә сабыйлыктан чыккан була инде. Шулай да авылда хуҗалыкны ялгыз тол хатынга алып бару никадәр авыр икәнен башына төшкән кеше генә белә.
Хәтирә апа пенсиягә чыкканчы «Якты юл» колхозында хезмәт куя. Шуңа күрә аны юбилее белән котларга «Якты юл» хуҗалыгы рәисе Раиф Хәкимов, Куныр җирле үзидарәсе җитәкчесе Зиннур Әсхәдуллин да килгән. Үзе эшләгән, яшәгән коллектив җитәкчеләренең олылавы, котлавы барысыннан да кадерлерәк булды кебек Хәтирә апа өчен.
Хәтирә апаның хәзер һәр көне бәйрәм кебек. Төп йортта калган улы Габделәхәт белән килене Мөнирә кадерхөрмәттә генә тоталар үзен. Башка балалары да еш кайтып, хәлен белеп торалар. Ире Шакирҗан белән тормыш бүләк иткән 5 баласыннан туып, тормышны дәвам итүче 6 оныгы, 7 оныкчыгына карап үзләренең гомерләренең эзсез югалмавына сөенә юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250