Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Миңниса Кәримова: "Сәхнә канатлар куя" (фото).

5нче март көнне 55 яшьтән югары булган Кариле һәм Норма авылы хатын-кызлары яшь кызлар кебек көязләнеп, җил-җил атлап, Норма мәдәният йортына таба агылды.

Ак яулыклы әбиләрне, өлкәнәя баручы апаларны мәдәният йорты һәм китапханәсе мөдирләре Зилә Шәрипова белән Лилия Шәйхетдинова якты йөз белән чәй табыны корып, каршы алдылар.
Биредә гүзәл затларга багышланган "Кояшлы яз бүләге" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Әлеге бәйрәмне оештыруга Норма авылы егете Фәнис Мәлик улы Кәлимуллин иганәчелек ярдәме күрсәтте. Фәнис әнисе Флюра (мәрхүмә инде) хөрмәтенә ел да шулай ярдәм күрсәтеп, авылдашларының күңелен күрә, ихластан рәхмәтебезне белдерәбез аңа.
Шулай ук Тимирязев исемендәге җәмгыятебез җитәкчесе Булат Исрафилов та кичәне оештыруга үз өлешен кертте, ә җәмгыятьтә баш инженер булып эшләүче Наил Галимҗанов бәйрәм белән тәбрикләде. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Кәлимуллин һәм ветераннар советы рәисе Рәфкать Нигъмәтуллин исә өлкәннәрнең шулай күңелле итеп бергә җыелуларын сагынып сөйләрлек бер истәлек дип бәяләп, үзләренең бәйрәм котлауларын һәм теләкләрен ирештерделәр.
Башка елларда мондый кичәләрдә 30-40 кешедән артмый идек, ә быел өлкәннәребез 87 булып килделәр, хәтта, үз гомерендә бер тапкыр клуб ишеген ачып кермәгәннәр дә бар иде арада. Килә алмый калганнарга кичәне оештыручы кызлар өйләренә барып, күчтәнәч пакетлары өләшеп кайттылар. Әлеге кичә, чыннан да, күңелләрдә матур хатирәләр калдырды. Тагын кайсы авылның 83 яшьлек акъәбие моңлы, көр тавышы белән җиһанны яңгыратып җыр суза ала икән?! Ә бездә бар! Ул - Кариле авылында гомер итүче Зөлхәбирә апа Шәрәфетдинова.
Авылдашларымнан Зилирә Әхкәмова белән Сания Гарипова да, Нормадан Мәгъфүрә Миңнемуллина белән Асия Шәрипова да моң ияләре булуларын тагын бер кат күрсәттеләр. Ә Мәдинә Фатыйхова уйнаган гармун моңнары кичәбезгә үзгә бер ямь өстәде. Бию сәнгатен дә читләтеп үтмәдек. Чабата, үзбәк халык биюләрен башкарып, мин кабат яшьлегемә кайтып килгәндәй булдым.
Узган ел "Канатлар куйдың, сәхнә" районкүләм бәйгедә лауреат булып танылган идем. Шушылай матур итеп яши, картлык көнебезне мәгънәле итеп уздыра алуыбыз белән без Норма авылы китапханәчесе Лилия Шәйхетдиновага рәхмәтле. Һәр чараны мәгънәле итеп, йөрәкләргә үтеп керерлек матур сүзләр табып, алып бару осталыгына ия ул. Соңгы вакытларда без - өлкәннәр өчен ничаклы мәдәни чаралар оештырды. Һәркайсы үзе бер истәлек.
"Яшьтәшләр" өлкәннәр клубына йөрүчеләр исә, бер гаилә әгъзалары кебек якын кешеләргә әверелдек, ә мәдәният йорты - икенче өебезгә. Тик авыл клубы гына сафтан чыгып бара, күзгә күренеп туза. Без үзара шаяртып та, көрсенеп тә: "Син дә безнең белән бергә картаясың бит, әй клуб!.." дип куябыз. "Ходай насыйп итеп, гомерләр биреп, бәлки яңа биналарда очрашырга насыйп итәр әле", дип юанабыз. Ни генә дисәк тә, безгә канатлар куйган сәхнә, матурлыкка өндәгән мәдәният учагы бит әле ул.
Миңниса Кәримова
"Мәрхәмәт" ветераннар
ансамбле әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250