Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Норма һәм Кариле авылы ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды (фото).

Күптән түгел Норма мәктәбе ашханәсендә "Сугышларның авыр хатирәсен, йөрәкләргә салып төйнәдек" дип исемләнгән кичә үтте.

Кичәне авыл китапханәсе мөдире Лилия Шәйхетдинова язучы Энҗе Мөэминованың күңелне кузгатырлык шигырь юллары белән башлап җибәрде.
22нче июнь, 41дә
Җиргә афәт килде ул көнне.
Тарих каһәрләгән шушы көнне
Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!
Аерылышу. Сагыш. Өметсезлек.
Югалтулар. Дучар булулар.
Ятимлекләр - әче күз яшьләре
Сезгә насыйп булган шушылар...
бу шигырь юлларын укыганда тыл ветераннарының күзләрендә яшь иде. Өлкәннәребез авыл җирлеге башлыгы Фәнил Кәлимуллин, район социаль бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина тапшырылган медальләрне сөенеп кабул итсәләр дә, үзләренә сүз бирелгәч Фәрит абый Калимуллин, Зөлхәбирә апа Шәрәфетдинова ул елларда иңнәрендә күтәргән авырлыкларны ачынып күз яшьләре белән искә алдылар.
Кичә әнә шулай авыр хатирәләрне искә алып, "Бүгенге көннең тынычлыгының кадерен белеп яшәүгә ни җитә соң?" дигән бердәм теләкләр аша, мәктәп, мәдәният йорты үзешчәннәренең җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бүгенге көндә Кариле авылында гомер итүче бердәнбер сугыш ветераны Шәрип ага Таҗиевның әлеге бәйрәмдә катнашуы зур сөенеч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250