Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Район Советы депутаты булган алдынгы сыер савучы – мактаулы хезмәт ветераны Сәлиха Хәбриева

Иске Салавыч авылында 1954нче елда "Кызыл яшьләр" колхозында бер сыердан 2 мең килограммга якын сөт савып алып, даны республикага танылган һәм югары күрсәткече өчен Кызыл байрак белән бүләкләнгән, Район Советы депутаты булып сайланган, мактаулы хезмәт ветераны Сәлиха Хәбриева яши.

20нче март көнне Сәлиха Шәрифулла кызы Хәбриева үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбиляр ветеранны тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәшит Насыйбуллин, ветеранның соңгы эш урыныннан район мәгариф идарәсе белгече Резеда Гаязова килделәр. Сәлиха Хәбриевага Рәсәй Президенты В.В. Путинның Котлау хаты һәм күпсанлы истәлек бүләкләре тапшырылды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин Сәлиха апаның колхоз тарихына керткән намуслы хезмәтен бәяләп, истәлекле фактларны китерде:
- Сәлиха апа сугыштан соңгы авыр, терлекләргә тиешенчә ашатырга азык булмаган елларда да зур күрсәткечләргә ирешә алган. Ул 1950нче елларда бер сыердан 2 мең килограммга якын сөт савып алып, районда гына түгел, ә республикада алдынгы сыер савучы булып танылган. 16 ел дәвамында "Кызыл яшьләр" колхозының мактаулы хезмәтчәне исемен йөрткән Хезмәт батыры да ул, - диде.
Сәлиха Хәбриева авыр тормыш юлын тагын бер кат күз алдыннан кичереп, 9 яшеннән авылның яшелчә бакчасында хезмәт куя башлавын, анда чиләк-көянтә белән Шушмадан су ташып сибүләрен, аннан соңгы елларда көтү көтүләрен, басуларда эскерт өюләрен, трактор, комбайннарда эшләвен, сугыш башлангач фермага сыерлар саварга төшүен, пенсиягә чыкканчы 15 ел балалар бакчасында мичкә ягучы, кер юуучы булып хезмәт куюларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Күзләр тимәсен, ачык зиһененә, хәтеренә сокланмый калу мөмкин түгел!
- Сугыш башланганда миңа 16 яшь иде. Авылда ирләр калмады. Карт-корылар үлә башлагач кабер казырга дип, берничә кызга әмер бирделәр. Шул кызлар арасында мин дә бар идем. Күрше әбисен - булачак ирем Мөхәрләмнең әбиләрен күмәргә туры килде. Шуннан соң безгә кабер казучы кызлар дигән исем тагылды. Ул ләхет алып, мәетләрне кабергә иңдергән котычкыч авыр еллар әле дә онытылмый. Сугыштан имгәнеп Фәрзи абый кайткач кына безне бу эштән азат итте. Сез кызлар бит, зиратка кабер казыйбыз дип, башка килеп йөрмәгез, үзем ничек тә тырышырмын, дип безне кайтарып җибәрде, - дип күңелендә җуелып калган хәтирәләре белән дә уртаклашты.
Сәлиха апа Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәрләм белән 1952нче елда тормыш корып, 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. 10 ел элек тормыш иптәше, 50 яшендә бер кызлары гүр иясе булган. Газизләрен югалту ачысын кичергән сабыр йөрәкле Ана да әле ул. Ветеран бүгенге көндә улы Муса тәрбиясендә яши. Һәрвакыт хәл-әхвәл белешеп торучы 6 баласы, 11 оныгы, 4 оныкчыгы янәшәсендә ул бәхетле дәү әни булып гомер кичерә. Һәркөн таң сызылганда намазга басып, аларга бәрәкәтле гомер, ил-көнгә тынычлык тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250