Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Разия Хәлиуллина: "Балачакны, яшьлегебезне сугыш урласа да, бүгенге көнебез мул, тыныч, кадер-хөрмәттә уза".

- Балачакны, яшьлегебезне сугыш урласа да, бүгенге көнебез мул, тыныч, кадер-хөрмәттә уза, - ди Шода авылында яшәүче Разия Хәлиуллина.

Сугыш башланганда 14 яше тулган Разияның тормышы җиңелләрдән булмый. Үзәкләренә тигән ачлык, хәерчелекне оныта торганмы соң? Ике абыйсының сугышта булуларын, урман кисүләрен, Шәмәрдәннән язгы пычракта семена ташуларын ачы җан авызы белән сөйләде ул безгә. Зур өметләр белән көткән җиңү хакында да ул семенадан кайткан чакта ишетә.
- Шәмәрдәннән кайтышлый Бөрбаш Сәрдегәнендә төн кунып чыгарга булдык. Берзаман нинди тавыш бу дип урамга чыксак, "Сугыш беткән, сугыш беткән" диләр. И-и сөендек инде. Анда нинди йоклап яту. Арбаларыбызны тартып, кайтып киттек. Улисьялга җиткәч, шатлыктан ачамайга менеп тирә-якка ишетелерлек итеп «Сугыш беткән» дип кычкырдык, - дип искә ала Разия апа.
Сугыш арты елларында башка яшьтәшләре кебек үк ул да колхозны торгызу өчен алны-ялны белми хезмәт куя. Әти-әнисе безне ташлап берүк чыгып китмә дигәч, тормышка да чыкмый Разия апа. Аларны соңгы көнгә кадәр кадерләп тәрбияли. Бүген дә шул нигездә гомер кичерә. Әтисе салган йорт тузгач, колхоз аңа яңа өй салып бирә.
Берүзе яшәсә дә, ялгыз түгел Разия апа. Туганнары кебек якын күршеләре, кызы кебек кадерле социаль хезмәткәре Раушаниясе бар аның. Җирле җитәкчеләр дә гел ярдәм итеп тора үзенә. Бик рәхмәтле аларга Разия апа. Әнә бит юбилее уңаеннан, барысы бергә җыелып бәйрәм табыны әзерләп, әбиләрне кунакка дәшкәннәр. Юбилярны котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде. "Якты юл" җәмгыяте җитәкчесе Раиф Хәкимов, җирле үзидарә башлыгы Зиннур Әсхадуллин да Разия апаны туган көне белән котлап, авыр елларда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250