Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рәхмәтле парлар...

Янәшәбездә шундый кешеләр була ки, алар белән аралашкач күңелне рәхәтлек биләп ала, яңгырлы көнне ялтырап кояш чыккан кебек була. Бөрбаш авылында яшәүче Миннебаевлар гаиләсендә кунакта булып кайткач әлеге хисләрне янәдән кичердем.

Гаилә башлыгы Шиһабетдин абый тормышның ачысын да, төчесен дә күргән кеше. Сугыш башланганда аңа нибары ике яшь була. Әтиләре Шәрәфетдинне Кенәрдәге итек басу цехына эшкә җибәргәч, барлык тормыш йөге әниләре Мәхмүзә җилкәсенә төшә. Тимерша белән Шиһабетдин кечкенәдән кул арасына керә башлый. Өйдәге вак-төяк эшләр дисеңме, басудагы эшләргә ярдәм итүме, алар көчләреннән килгән кадәр әниләренә ярдәм итәргә тырышалар. Шиһабетдин 7 класс белем алгач, колхозда көтү көтә башлый.
- Ул вакытларда мәктәпне тәмамлагач, читкә җибәрмиләр иде. Малайлар көтү көтте, кызлар фермага сыер саварга барды, - ди Шиһабетдин абый. Соңрак Үрнәк техникумында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Бик күп колхоз рәисләре белән эшләргә туры килә аңа. Әмма төгәллеге, намуслы һәм гадел булуы исеменә беркайчан да тап төшерми. Күкрәген медаль-орденнар бизәмәсә дә, аның хезмәте авылдашлары күз алдында. Сабырлыгы белән дә күпләрне сокландыра ул. Шиһабетдин Миңнебикә белән гаилә корып бер ел үтүгә йорт җиткереп яңа нигезгә күченәләр. Ул вакытта инде олы уллары Ренат туган була. Аннан Рания, Рифат дөньяга килә. Төпчекләре биш айлык чакта кайгы ишек шакый. Шиһабетдин 3 бала белән тол кала. Тумышы белән Сосна Пүчинкәсенеке булган Факия апа тол иргә икенче хатын булып килә. Тиздән уртак балалары Ришат туа. Инде бу вакыттан бирле күпме сулар аккан. Бүген өлкәннәр төп йортта Рифат белән гомер итәләр. 17 ел элек Шиһабетдин абыйлар янәдән зур югалту кичерә. Тигез генә яшәп ятканда кияүләре фаҗигале төстә вафат була. Билгеле, болар берсе дә эзсез узмый. Шиһабетдин абый ике зур операция кичерә. Ярый әле янәшәсендә гел кайгыртып, кадер-хөрмәттә яшәтүче якыннары бар.
- Рифат бик кадерләп тәрбияли. Даруларын вакытында эчертә, хаста-ханәләргә йөртә. Әтисе авырып киткәч, эшеннән дә туктарга туры килде үзенә. Без аңа бик рәхмәтле, - ди Факия апа.
Рифат үзе дә әти-әнисенә бик рәхмәтле булып гомер итә.
- Мин үз әниемне бөтенләй белмим. Ә Факия әнием дүрт баланы да тигез күреп, тигез яратып тәрбияләде. Алар синеке, минеке дип балаларны аермадылар.
Чыннан да, бу гаилә бары бергә, югы уртак дип яшәүчеләрдән. Булганына шөкер итеп, алдагысын өмет итеп яшәүләре белән дә сокландыралар. Югалту-хәсрәтләрне зур сабырлык белән үткәреп, ил-көннәргә тынычлык теләп, ак күңел белән яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250