Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Үрнәк һәм гыйбрәт

«Өлкәннәргә, үзеңнән кечкенәләргә, гомумән, тирә-юньдәге кешеләргә, табигатькә мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәнергә кирәк. Киләчәктә юрист булырсызмы, инженермы, гомумән, нинди генә һөнәр сайласагыз да, сез җәмгыятькә, кешеләргә кирәкле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр булып үсәргә тиеш», дип өйрәтә безне сыйныф җитәкчебез Гөлүсә Солтановна.

Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек» клубы ел дәвамында тулы көч белән эшли. Ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга тимурчылык эше оештырылган. Укучылар аларга булыша, өлкән буын кеше¬ләре турында кайгырта, өлкәннәр алар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә куанып яши. Безнең сыйныф хезмәт ветераны Мәдинә апага шефлык итә. Бер килүебездә ул безгә үзенең катлаулы тормыш юлын сөйләде. Мәдинә апа Хәбибрахманова илебездә күмәк хуҗалыклар оешкан 1931нче елда дөньяга килгән. «7нче сыйныфны тәмамлагач колхозда эшли башладым. Халыкның җелеген суырган сугыш еллары иде. Җиңү таңын якынайту өчен өлкәннәр белән бергә кырда урак урдык. Ачлы-туклы килеш ни кушсалар, шуны эшләдек. 1953нче елда мәктәпкә җыештыручы эшенә алдылар. Мәктәпне җылыту өчен зур-зур агачларны утынга үзебез кистек, ярдык, мичкә үзебез яктык. Суын да чиләк-көянтә белән үзебез ташыдык. Сыйныф бүлмәләрен юып кайтканда кичке сәгать 11ләр була иде. Тормышлар рәтләнгәч кенә эшләр җиңеләйде. Бервакытта да авырлыктан курыкмадым. Хезмәтемне күрделәр, бәяләделәр. Пенсиягә чыкканда мәктәп коллективы, аның директоры Люция Закирова бик хөрмәтләп, зур бүләкләр белән озатты. Бик күңелем булды», дип искә ала ул үзенең үткәннәрен.
«Мәдинә апа яныннан борчу-мәшәкатьләребездән җиңеләеп, аннан үрнәк, гыйбрәт алып чыгабыз, аның һәрбер сүзе җанга шифа», диләр әби-бабайларыбыз да. Ә үзе, 83нче яше белән барса да, уразасын да тота, биш вакыт намазын да калдырмый. Радио, газета-журналлар аша илдә булган вакыйгалар белән дә танышып бара. Мәдинә әбинең тормышка шөкер итеп яши белүенә, көчле ихтыярлы булуына сокланып куясың. Киткәндә безгә: «Укытучыларыгыз, әби-бабайларыгыз сөйләгәннәрне тыңлап, күңелегезгә сеңдереп барыгыз. Без бик авыр заманнарда тырышып укыдык, бүген сезгә яхшы укыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Тырышып укыгыз, мәрхәмәтле кешеләр булып үсегез!», - дип рәхмәтләр укып, үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250