Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сагынып көткәннәр

2005нче елдан бирле дәвам итүче республикакүләм «Полиция Кыш бабае» акциясе һәр елны авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче яки язмышлары төрлечә сыналган балаларны Яңа ел бүләкләре белән сөендерә.

Яңа ел бәйрәмен һәркем зур өметләр белән көтә. Уйдырма булса да, Кыш бабайның бүләк алып киләсенә дә ышана. Ә бит янәшәбездә өметләр баглап та, хыяллары чынга ашмаган балалар бар. Сүзем авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм язмышлары төрлечә сыналган балалар хакында. Өметләрне челпәрәмә китермәү, ышанычны югалтмау максатыннан, инде тугыз ел рәттән ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан «Полиция Кыш бабае» дигән акция үткәрелә. Районнарда әлеге изге эшне балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар тормышка ашыра. Игелекле эшләрендә аларга ярдәм итүчеләр дә аз түгел. Быел да полиция хезмәткәрләре киемнәр, уенчыклар, Яңа ел бүләкләре, тәм-томнар белән булышты. Мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе коллективлары да изге эштән читтә калмады. Җитәкчеләргә финанс ярдәме сорап, хатлар җибәрелде, нәтиҗәдә 8201 сум акча җыелып, 59 Яңа ел бүләкләре әзерләнде.
Быел да инспекторлар Наил Фәйзрахманов һәм Ләйсән Шакирова балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә исәптә торган балаларның өйләрендә булып, Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Яңа елның төп хуҗалары булган Кыш бабай, Кар кызын балалар зур түземсезлек белән көткән.
Өйләргә яктылык, уңай энергия, ә иң мөһиме Яңа ел күчтәнәчләре алып килүче абый-апаларның җылы сүзләре, яхшы мөнәсәбәте сагындырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250