Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Шөкер диеп башлый һәрбер көнен (фото)

Бөрбаш авылында гомер итүче Гөлзифа Мифтахова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гөлзифа апа Нөнәгәр авылында туып үскән, яшьлек яры итеп Солтан исемле кешене сайлаган, тулы тормышларында ике балалары туган.

Ләкин язмышның бер сынавы булгандыр инде, алар бергә яши алмыйча, юллары аерылган. Ике баласын күз карасыдай саклап, тәрбияләп, бөтен булган назын биреп үстергән ана кеше, киләчәктә үзенә терәк-таяныч булуларын теләгән. Тик, гомер агышы без теләгәнчә генә бармый шул, 45 яшендә улы гүр иясе була. Ятим калган өч баласы, тормыш иптәше өчен Гөлзифа апа бик кайгыра, шулай да күз яшьләрен эчкә йотып булса да, киләчәктә барысы да яхшы булыр дип өметләнеп яши башлый.
Бүгенге көндә ул кызы Гөлсинә, кияве Рәис һәм аларның балаларына кадерле әби булып гомер итә. Гомере буе колхозда терлекчелектә эшләгән Гөлзифа апа ул елларны әле дә булса сагынып искә ала, бүгенге шартларда эшләргә туры килмәсә дә, үз чорындагы авырлыкларны алар сизмичә, хезмәтләрен яратып башкарганнар.
Юбилярны хөрмәтләп килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, "Кызыл юл" хуҗалыгының баш агрономы Рәис Сафиуллиннар Гөлзифа апаны изге, матур теләкләре аша котлап, РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлегенең бүләк-күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250