Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сокланырлык гомер юлы үткән.

Ходай озын гомер биргән очракта, һәр туар таңны үз аягында каршы алырга язсын, диләр, өлкәннәр. Чыннан да, сәламәтлегең булганда, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың кадерләп, кайгыртып торганда нигә яшәмәскә әле?!

Балтач районы Чутай авылында яшәүче әбием - Мулагалиева Гөлбану Әхмәди кызын - тирә-якта белмәүчеләр аздыр. Табигатьнең иң матур җирендә урнашкан Смәел авылында 1925 нче елның 3 нче маенда, гаиләдә 7 нче бала булып дөньяга килә ул. Ишле гаилә (барысы 12 бала), авыр тормыш булуга карамастан, әбием 1943 нче елны Смәел мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлый. Беренче сентябрьдән Сосна Пүчинкәсе авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә. Анда 3 ел эшләгәч, Субаш мәктәбендә укыта.
1948 нче елда Чутай авылының иң булган егете - бабабыз Сәламгә кияүгә чыга. Монда килгәч тә, үз эшен яратуы аны мәктәпкә тарта. Ул 7 еллык мәктәпнең башлангыч сыйныфларында укыта башлый. Читтән торып, Казан педагогик училищесында укый.
Тырыш, гадел, кешелекле әбием 32 ел балаларга белем бирә. Шушы хезмәтләре өчен, мәгариф бүлеге аны Мактау хатлары белән бүләкли.
Эштә генә түгел, гаиләдә дә күпләр сокланырлык итеп яши алар. Бабабыз Сәлам белән бергә 48 ел гомер итәләр. Дурт бала тәрбияләп үстереп, һәркайсына төпле белем, дөрес тәрбия биреп, тормышта уз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп, үрнәк гаилә булып яшәде алар.
Кызганычка каршы, бабабыз бүгенге көндә арабызда юк инде. Сугыш һәм Хезмәт ветераны, батырлык өчен медальләре белән бүләкләнгән бабам, тыныч йокласын иде! Бүгенге көндә әбиебез үзенең киңәше, акыллы сүзе, яратуы белән безне (8 оныгын, 13 оныкчыгын) сөендереп яши. Һәрберебезгә яхшылык, изгелек тели ул.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын әбиебез 90 яшьлек юбилее белән каршылый. Без, аның барлык балалары, оныклары, оныкчыклары бик яратабыз! Киләчәктә дә безнең хөрмәтне тоеп, кадерле әби булып яшәсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250