Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сугыш ветераны Мөдәрис Зәкиевка 90 яшь тулды

Таузар авылында яшәүче сугыш ветераны Мөдәрис Зәкиев шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

- Бу яшькә җитәрмен дип башыма да кереп карамады. Шөкер, тормышларыбыз мул, өстәлләребез тулы ризык хәзер, - ди ветеран юбилее белән котларга килүчеләрне каршы алганда.

Мөдәрис абый иң элек шахтада эшли. Сугыш башлангач, армия сафларына алына. Утлар-сулар кичеп, Берлинга кадәр барып җитә. Фашистлар белән күзгә-күз очрашкан минутлары турында аеруча дулкынланып сөйли. Үлем янәшәдә булганда да гомере бетмәгәч, исән-сау кайтырга насыйп була үзенә. Кайткач ук колхозга эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт куя. Тормыш иптәше Мәгъфируз белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Мәгъфируз апа бүгенге көндә мәрхүмә инде. Ветеран кызы Гөлзада, оныгы Раушан белән гомер кичерә. Уен-көлкене яратучы Мөдәрис абыйның күпне күреп тә олы яшьтә дә нык калуы бәлки шуңа да бәйледер. Көндәлек бер урам әйләнеп кайта, авылдашлары янына туктап хәл-әхвәлләрен белешә һәм һәрвакыт тормышыннан канәгать булып яши ул, диләр якыннары. Юбилее белән котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм җирле җитәкчеләрне Мөдәрис абый күтәренке кәефтә каршылады, үзен олылап килүләренә рәхмәтле булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250