Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Түздек инде, балакаем», ди Яңгул авылында яшәүче Газзәбану әби Габделганиева

Яңгул авылында яшәүче Газзәбану әби Габделганиева парлы тормышта гомер итеп, ире Каюм белән ил-көннәргә берсеннән-берсе тырыш, уңган 5 бала бүләк иткән.

Ул гомере буе колхозда эшли. Сугыш чорында хәтта ферма мөдире булып та тора.
- Ул чорда барлык сау-сәламәт ир-егетләр фронтта. Ир-ат эшен дә эшләдек, хатын-кызныкын да. Аллаһы Тәгалә каян көч биргән диген. Түздек инде, балакаем. Сабыр иттек. Кычкырып елыйсы килгән чаклар күп булды. Әмма нишлисең? Һәр йортта шул ук хәл бит, - ди Газзәбану әби.
1946нчы елда Яңгул авылына килен булып төшә ул. Ире Каюм белән 18 ел гына яшәп калалар. 50 градуслы салкында урманнан агач алып кайтканда бик каты салкын тидереп, бер ай дигәндә үлеп тә китә. Ул чакта иң кечкенә баласына нибары 4 яшь кенә була. Газизләре өчен әти дә, әни дә була Газзәбану апа. Шөкер, балалары акыллы, тырыш булып буй җитә.
- Колхозның төп тоткасы булган уллар, кызлар үстердем, - горурлана ана. Урынлы горурлану. Берсен алып берсен куя торган түгел. Һәрберсе мактаулы. Төп йортта улы Хәлим, килене Нурия белән гомер итүче Газзәбану Габделганиева 90 яшьлек юбилеен хөрмәт-кадердә каршылавы барысын да сөйли кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250