Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Уфалла” арбасы тарткан, “лаеш шулпасы” эчкән Мәсхүдә апа

Мәсхүдә Хәйруллина оста тимерче Шәмсетдин бабай белән авылыбызның уңган кызы Маһисәрвәр әбинең ун балалы ишле гаиләсендә дүртенче бала булып туып, чын мәгънәсендә тарих язарлык катлаулы да мактаулы да озын тормыш юлы үтте.

Ул чор балалары иң зур михнәтләр, тормышның иң зур авырлыкларын күргән, бүгенге рәхәт тормышның нигезен салган буын. Болай да ачлы туклы яшәгән чорда сугыш башлану зур тормыш сынаулары китергән. Әлеге буын "Сугыш чоры балалары" булып тарихка кереп калды. Бәхетле, матур балачакны күрмичә, җан саклау өчен генә түгел, фронтка ярдәм итү өчен дә ирләре сугышка киткән хатын-кызлар, бабайлар белән бергә бик иртә тормышның авыр камытларын кияргә туры килде аларга. Җырларга кереп калган "Уфалла" арбасы тартып, "лаеш шулпасы" эчеп үскән буын ул Мәсхүдә апалар. Шушындый зур тормыш сынаулары узгангадыр, ул тормышның кадерен белеп , зарланмыйча, гел игелекләр-изгелекләр кылырга тырышып, үзеннән матур эзләр калдырып яшәде һәм яши.

Авылыбызның булдыклы егете Габделхәй абый белән гаилә корып, үзләренең нәселләрен дәвам итәрдәй иманлы балалар үстереп, гөрләшеп оныкларының, оныкчыкларының үсеп килүен күрү иң зур бәхеттер. Мәсхүдә апалар гаиләсеннән балаларын һәм оныкларын кертеп алты табиб-табибә чыкты, аларның бу игелекле хезмәттә, гомуми алганда, 130 еллык эш стажлары бар һәм әле ул сан гел үсә бара. Алар арасында улы Фаил, оныгы Айрат республикабызның Атказанган табибләре. Бу яктан Смәел кебек зур тарихлы авылда әлеге нәсел бердәнбер һәм аның чишмә башында Габделхәй абый белән Мәсхүдә апа тора.

Мәсхүдә апа, сезне гомер баскычыгызның матур биеклеге - туксан яшь тулу белән ихластан котлыйбыз, һәркем өчен иң кадерле булган җан тынычлыгы, тән саулыгы телибез! Сине котлаулар Габделхәй абыйның рухына дога булып барып ирешсен, урыннары Аллаһының җәннәтләрендә булсын! Сезнең гаилә авылда данлыклы яшелчәчеләр-кыярчылар булу белән бергә, Габделхәй абый авылыбыз тарихына гаять оста төзүче, штукатурчы булып та кереп калды. Иман йорты-мәчетебездән алып, авылда, күмәк хуҗалыкта аның кулы тимәгән зур төзелешләр калмады. Сезнең барлык уңышларыгызның сере, мөгаен, пар канатлы булып яшәвегездә булгандыр. Барлык кылган яхшылыкларыгыз өчен Аллаһының рәхмәтләре булсын! Укыган намазларыгызның, догаларыгызның, теләгән теләкләрегезнең кабул булуын телибез.


Смәел мәчете мөтәвәллияте исеменнән Солтан Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250