Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Якташыбыз Миләүшә Сафина: "Өметне сүндерәсе килми".

Кечкенә Мәрьям Сафинага ярдәм кирәк дип, күп төрле хәйрия чаралары да оештырылды. Дүрт яшьлек кызчык мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән чит ил клиникаларында да дәваланып кайтты.

"Кызымда Веста синдромы таптылар, ул тетрапарез авыруы белән туды. Баштарак бу авыру турында берни дә белмәгәч, югалып калдык. Табибларга ышандык. Күп кенә тикшеренүләр, дәвалаулар узганнан соң да сабыйда үзгәреш булмады. Һәрдаим көчле өянәкләре кузгалып торды",- дип искә ала әнисе Миләүшә.
Хәзер аның хәле яхшырган инде. Чөнки аңа Парижда дәвалану бәхете елмая. Бу - билгеле, мәрхәмәтле кешеләр яр-дәме белән тормышка ашырыла. "Кызыма карагач, күңелем сөенә. Өметемне сүндерәсем килми. Без аның белән гел хәрәкәттә, физик күнегүләр ясыйбыз, суда йөзәбез. Украинада тернәкләндерү үзәгендә булдык. Арча табиблары да кызым савыксын өчен барысын да эшләде. Чехиядәге клиникага барырга җыенабыз, - ди Миләүшә.
- Хәзерге вакытта Казанда дәваланабыз. Көн саен дәвалану курсларына йөрибез. Мәрьям кулларын хәрәкәтләндерә, төрле авазлар чыгара башлады. Әлегә үзен яхшы хис итә. Тагын кечкенә генә кимчелегебез бар: уң аягы кечерәеп калды. Моның өчен махсус массаж кирәк булачак. Соңгы арада кызымның өянәкләре кимеде. Шуңа да шатланам. Әмма дәвалану бәяләре дә арта башлады. Җыелган акча гына җитми". Әлегә алар чит илгә барудан баш тарта. Мәрьям юлда көйсезләнә икән. Кәефе үзгәреп, авыруы да кузгалырга мөмкин, ди әнисе.
Миләүшә Сафинаны кайбер кешеләр эстрада җырчысы буларак та беләдер. "Еш кына иҗатташ дусларым белән бергә концерт уздырабыз. Чарадан кергән акчаны кызыма дәвалану өчен тотам. Җырларымнан торган диск чыгардым. Теләгем - аны сатып, бераз булса да матди хәлне яхшырту иде. Әмма моны аңлап бетермәүчеләр дә булды. Янәсе, кызы авыру, ә ул җырлап йөри...
Кызыма ярдәм кирәк булмаса, мондый адымга бармас идем. Киресенчә, мөмкинлегем булса, авыруларга ярдәм итәр идем. Үзең кыен хәлдә калмыйча, кеше хәсрәтен аңламыйсың икән ул", - ди. Авыр вакытларында ярдәм кулы сузган, әле хәзер дә булышып торучы дусларына Миләүшә бик тә рәхмәтле. "Үзеңнең авыруың да узар төсле, балаңа ярдәм кирәк булганда, булыша алмавың, аны башка сабыйлар кебек күрергә теләп интегүдән дә авыры юк", - ди ул.
Кечкенә Мәрьямга булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары:
СБЕРБАНК:
Получатель: Сафина Миляуша Рустамовна
Банк получателя: Волго-Вятский банк Сбербанка РФ, г.Нижний Новгород
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 163502001
Кор/счет 30101810600000000603
рас/счет 30301810442006006210
НОМЕР КАРТЫ: 4276 8620 1183 1114, действует до 01/16
ЯНДЕКС ДЕНЬГИ: 410011721176776
WebMoney: R327644824079 рубли, E101180933499 евро,
Z169293447158 доллары
КИВИ КОШЕЛЕК: 9509491936
НОМЕР БИЛАЙНА: 89600393846
Чыганак: http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X