Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ятимнәрне этәрмик

Язмыш кеше баласын яшькә карап сынамый.

Ул өлкәннәргә дә кайгы китерә, балаларны да кайнар күз яшьләре түгәргә мәҗбүр итә. Районыбыз күләмендә төрле сәбәпләр аркасында ятим калып, опекага алынган 62 бала бар. Мәсәлән, әниләре фаҗигале төстә үлгән, Зур Лызи I өлештә яшәүче, балигъ булмаган бертуган Сидороваларны олы апалары опекага алып, аларга тәрбия генә биреп калмыйча, әни дә була белде. Шулай ук язмыш сынавы белән әтисез дә, әнисез дә калган Мифтаховаларны Балтачта яшәүче әбиләре опекага алып, шулай ук ата да, ана да назы биреп тәрбияли. Якыннарын югалткан мондый балаларга күңел назын, бөтен җылылыкны бирәсе килә. Ярый әле алар чит-ят гаиләләргә эләкмәгән, үзләренә якын кешеләре янәшәсендә калган. Без аларны беркайчан да этәрмичә, якын күреп, хөрмәт итсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев