Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бөрбашта «Канатлар куйдыӊ сәхнә» исеме астында ветераннар концерты гөрләде

Бу кич Бөрбаш халкына, «Канатлар куйдыӊ сәхнә» исеме астында ветераннар концертын күрергә килгән тамашачыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Калдырмыйча, сәхнәдә бит балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен матур җырлар җырлап юатучы, сихри әкиятләр сөйләп йоклатучы әни, әти, әби, бабай, дәү әни, дәү әти, бик күпләргә үрнәк, тормыш дигән йөкне әле дә сыкранмыйча тартып баручы апалар, абыйлар иде. Шубан, Бөрбаш,Карадуган, Норма авыл җирлегеннән килгән олыларыбыз 18 март көнне Бөрбаш авыл мәдәният сәхнәсен «дер» селкеттеләр, моӊлы тавышлары белән күӊелне сихерләделәр, сагыш дарьясында йөздерделәр. Сәхнә йолдызларын «әби», «бабай» дип әйтергә тел әйләнми, чөнки 83нче яше белән баручы Норма җирлегенән Шарафутдинова Зөлхәбирә апаныӊ сихри, яшьләргә хас моӊлы җырлары күӊелне шунда ук яулап алуы, 70неӊ алгы ягында баручы Каримова Минзифа апаныӊ чабата киеп, шул исемдәге биюне дәртле, җитез итеп башкаруы беркемне дә битараф калырмый. Бөрбаштан Корбангалиева Гөлфинур апаныӊ үзе язган шигъри юлларны укып, аларны җырлар моӊына төреп тамашачыга җиткерүе кичәнеӊ аерым бизәге. Барлык чыгыш ясаучыларга олы рәхмәтебезне җиткереп, яшьләргә яшәргә көч, дәрт бирүче ветераннарыбызга соклану хисләрен җиткерәбез. Бу очракта иӊ авыры залда утырган жюри составына булгандыр, чөнки бу соклангыч тамаша зонадан сайлап алу концерты гына иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250