Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Афишамы мөһим, әллә...

- Төбәкара «Идел-Йорт» халык театрлары фестиваленең йомгаклау турына Балтач район мәдәният йорты халык театры Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» драмасын алып килгән иде.

Казан тамашачысы аларны җылы кабул итте. Коллектив сәләтле. Театрның режиссеры, Татарстанның атказанган артисты (килгән коллективларда андый исемгә ия бүтән кеше юк иде, ә 3 кеше режиссерлар арасында «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре») Илдар Насыйбуллин сәнгатькә бик нык бирелгән кеше, нәтиҗәле эш булдыруга бөтен көчен куя торган белгеч. Коллективта тагын «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дә бар. Кабатлап әйтәм, уйнаучыларның омтылышлары көчле, коллективның киләчәге бар. Әмма мәдәният йортында эшләүчеләрдән тыш, калган артистлар пенсионерлар, резерв турында уйланырга вакыт.
Хәзер инде «пластинка»ның икенче ягына да күз салыйк. Фестивальдә катнашучы һәр коллектив республика жюрие хөкеменә артистларның исемлеген төзеп, кайда эшләгәннәрен күрсәтеп, спектакльләрдән фотосурәтләр урнаштырып, театрның тарихын күрсәтеп, матур гына бизәлгән проспектлар алып киләләр. Жюри үзенең бәясен шуннан башлый. Ә бал тачлыларда ул урыс шрифтлы машинкада бастырган бер кәгазь иде.
Мин аларга Чаллы Башы авылы (Яңа Чишмә районы) халык театрының проспектын гына күрсәткән булыр идем, әмма алар балтачлылардан соңрак килделәр. Иң мөһиме афиша түгел, дип әйтерсез, бәлки сез дә хаклы булырсыз. Әмма театр кием элгечтән башлана, дигән халык әйтемен дә онытмыйк! Спектакль нинди генә яхшы эчтәлекле булмасын, әгәр декорация юк икән, аны бөтенләй үк юкка чыгара дип әйтә алмыйм, әмма үзенең «эшен» эшли. Чөнки спектакльдә вакыйга берничә ай, ел, берничә урында булырга мөмкин, ә декорация бер үк. Тамашачыда ул хәл начар тәэсир калдыра.
Театр булгач, бит җитәрлек урын да (аерым бина булмаса да, 3-4 кенә бүлмә булса да), җиһазлар (реквизит), стандарт киемнәр, уйнаучы булганда музыка кораллары, декорация өчен җиңел генә хәзерге заман материаллары булырга тиеш. Билгеле, болар бар да акча сорый (аның юклыгы сизелә). Моның өчен хакимиятнең ярдәме кирәк. Минемчә, Балтачта бөтен мөмкинлекләр бар, мәдәнияткә, сәнгатькә игътибарны гына көчәйтергә кирәк.
Мөбарәк МУСИН хезмәт ветераны,
Татарстан һәм Рәсәй журналистлар
берлекләре әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250