Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без дә яшәртәбез Тукайны

Анасының күкрәгенә ятып Моң суырган гаҗәп бу бала, Белде микән дөм бер ятим калып Тилмерәсен якты дөньяда? Сасна Пүчинкәсе юлларында Коелгандыр күпме күз яше. Нәни Апуш хәсрәтләргә баткан, Ә чирәмдә уйный яшьтәше... Газиз әнкәсенең җан җылысын Салкын кабер ташы кимергән. Асрамада каһәрләнгән бала Уяу булып зиһен сеңдергән. Уйлы, гамьле, боек,...

Анасының күкрәгенә ятып
Моң суырган гаҗәп бу бала,
Белде микән дөм бер ятим калып
Тилмерәсен якты дөньяда?
Сасна Пүчинкәсе юлларында
Коелгандыр күпме күз яше.
Нәни Апуш хәсрәтләргә баткан,
Ә чирәмдә уйный яшьтәше...
Газиз әнкәсенең җан җылысын
Салкын кабер ташы кимергән.
Асрамада каһәрләнгән бала
Уяу булып зиһен сеңдергән.
Уйлы, гамьле, боек, моңлы Тукай
Кат-кат тырнап йөрәк ярасын,
Йөрәк каны белән күпме әсәр язган
Киереп ачып иҗат капкасын.
Кыска гомерен тере итәр өчен
Иҗат уйларында янгандыр.
Җаны арык тәннән аерылганда,
Дәверләргә күпер салгандыр.
Үз халкына җаны фида булган
Бөек зат ул шулай үлемсез,
Аның туган теле дога булып,
Һаман савап җыеп йөресен!
Хөрмәт белән ел да искә алып
Без дә яшәртәбез Тукайны.
Тукай шигырьләре күңелләрне айкап
Рухияткә өндәр дөньяны!!!
Фото: tatarile

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250