Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген утны саклыйбыз!

Кичә кич авылыбызда Ут сүнде кинәт кенә. Ә яктылык бигрәк тә Кич җиткәч кирәк менә. Өйнең дә ямьнәре качты, Нишләргә дә белмибез. Башка кичләрдәге кебек Шаярмыйбыз, көлмибез. Энем кич буе йөдәтте Качышлы уйныйбыз дип. Аңа кызык, мин шүрлимен Бөтенләй караңгы бит. «Хоккей кала инде бүген, Карап булмас микәнни?», - Дип...

Кичә кич авылыбызда
Ут сүнде кинәт кенә.
Ә яктылык бигрәк тә
Кич җиткәч кирәк менә.

Өйнең дә ямьнәре качты,
Нишләргә дә белмибез.
Башка кичләрдәге кебек
Шаярмыйбыз, көлмибез.

Энем кич буе йөдәтте
Качышлы уйныйбыз дип.
Аңа кызык, мин шүрлимен
Бөтенләй караңгы бит.

«Хоккей кала инде бүген,
Карап булмас микәнни?», -
Дип нишләргә дә белмичә
Уфтанып йөри әти.

«Хоккей калса да ярый ул,
Иртәгә тагын була.
Менә минем көтеп алган,
Яраткан кино кала!!!

Нишләп кенә бетте икән
Сергей белән Наташа???»,
Дип әнием дә уфтанып,
Еламсырап маташа.

Бабайның дә кәефе юк,
Гәҗит укылмаган ди.
Болай булса дөньясыннан
Мин бит артка калам ди.

«Иии, Габдулла, утырасың
Кирәксез сүзләр сөйләп.
Бер пар башмак бәйли идем
«Сарман»ны көйләп-көйләп!

Кышка кергәч аягыңны
Гәҗитең җылытырмы?» -
Дип әби дә эзләп табып
Урындыкка утырды.

Кәефләр бөтенләй төште,
Сөйләшмибез, көлмибез.
Лампа янганын көтәбез,
Кайчан янар, белмибез...

Шулчак ни булды дисезме???
Ут янып китте кинәт.
Энем кычкыра: «Сүнмә ут,
Син безгә бик тә кирәк!!!»

Мин йөгердем курчакларның
Хәлләрен белешергә.
Әти белән әни чапты
«Телек»ны бүлешергә.

Бабай ябышты гәҗиткә
Күзлеген эзләп табып.
Әби исә энәләрен,
Җепләрен алды табып.

Өебезгә нурлар тулды!!!
Юк, бүген йокламыйбыз!!!
Ут сүнә күрмәсен диеп,
Төне буе саклыйбыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250