Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Гомернең алтын көзе»

Районыбыздан шактый читтә утырган Бөрбаш Сәрдегәне авылында алтын көз тантана иткән вакыт. Аяк астында алтын сары яфраклар кыштырдый. Һава торышы искиткеч матур! Ул көнне генә булса да кояш чыгып, җәйдәгечә алтын нурларын сипте. Гомеребезнең алтын көзенә кергән без, әби-бабайлар бу көнне ашкынып клубка җыйналдык. Дөресрәге безне монда клуб мөдире Наилә...

«Гомернең алтын көзе» дип исемләнгән район мәдәният йорты үзешчәннәре концертына чакырылдык без. Менә алар берсеннән-берсе яшь һәм чибәр җырчы кызлар һәм егетләр. Концертны алып баручы Ләйсәрә Шәйхелмәрдәнова арабызда күп еллар парлап гомер итүчеләрне, юбилярларны аерым котлады. Аларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Айзат, Лилия, Рәсүл, Римма, Рәшитләр безгә үзләренең иң матур һәм моңлы җырларын бүләк иттеләр. Безнең күңелне күреп, йөрәкләрдә оптимизм рухы уяттылар. Алар­га һәм аларның җитәкчеләренә мең-мең рәхмәт. Районнан кечкенә генә Сәрдегән авылына килеп, моңна­ры һәм талантлары белән безне шатландырганнары өчен Аллаһы Тәгалә аларны сәламәтлектән аерма­сын. Күңелләрегездәге моң-наз беркайчан саекмасын, аякларыгыз талмасын.

Бөрбаш Сәрдегән авылы өлкәннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев