Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шәфкатьле дусларыма

(Мәктәптә «Изгелек кыл» исемле шәфкатьлелек акциясеннән соң туган шигырь).


Сокланамын сезгә карап,
Энҗегә тиң сезнең йөрәк.
Нәни генә булса да ул,
Шәфкать уты яна дөрләп.

Чит хәсрәтне уртак итеп,
Игелекләр кыласыз сез.
Шәфкать орлыклары чәчеп,
Изгелекләр җыясыз сез.

Рәхмәт сезнең һәммәгезгә
Олы була белгән өчен.
Тамчылардан күлләр ясап,
Шатлык ясый белгән өчен.

Һәрбер кылган изге гамәл
Яхшылыклар булып кайтсын.
Нәни Мәрьям йөрәгенә
Сихәт, дәва алып барсын.

Миһербанлы күңелегез
Һәрчак җылы, нурлы булсын.
Рәхмәт, шәфкатьле дусларым,
Олы җанлы булган өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250