Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф үсештә

Тормышыбызга яңа буын компьютерлары үтеп керде. Яңадан-яңа технологияләр баш калкытты. Интернет тулы куәтенә эшли башлады. Эш итү процессы тулысынча компьютерлаштырылды.

Әлеге яңалык мәгариф системасыннан башланды дисәк, һич арттыру булмас. Электрон белем бирүнең алшарты булып электрон журнал, көндәлекләр, компьютер класслары, һәр укытучыга бирелгән ноутбуклар, ингерактив җиһазлар, DVD проигрыватель, проекторлар, дистанцион уку-укыту эшчәнлеге һәм башкалар тора. Иң башта һәр мәктәпнең үз сайты булдырылды. Укучының дәрестә алган билгесе аның үзеннән алдарак өенә «кайта»башлады. Ата-аналар белән SMS аралашулар артты. Болар һәммәсе дә тормышка ашмастай хыял кебек кенә иде. Менә тиздән мәктәпләргә электрон дәреслекләр дә кайтса, укучылар мәктәпкә ике кулларын селтәп кенә киләчәк! Бу яхшыдырмы - начармы, анысын һәрвакыттагыча киләчәк күрсәтер. Тик әлеге чаралардан артта калмаска, компьютерлар телендә аралаша белергә, техниканың серләренә төшенергә дә кирәк бит...
Әлеге уңайдан безнең Алан урта мәктәбендә дә яңа уку елы башыннан махсус укулар оештырылды. Бу курсларны районыбызның иң оста компьютерчыларының берсе - Куныр урта мәктәбенең информатика укытучысы, район мәгариф бүлегенең intel программасы буенча эшләүче тьютеры Рамил Нәҗипов алып барды. Дөресен әйтим, башта барыбызда куркып, икеләнеп калган идек. Булдыра алырбызмы? Тик куркуларыбыз юкка булган икән... Республиканың «Ел укытучысы - 2010» конкурсының район этабы җиңүчесе, «Компьютер технологияләреннән заманча файдалану» номинациясендә беренчелекне яулаган Рамил Хәйретдин улы атна дәвамында һәр укытучыга иҗади якын килеп һәрберебезне дә электрон белем бирүнең асылына төшендерде. Барлык белемен бирде, мәгълүматының серләрен өйрәтте, заман технологияләре белән «коралландырды». Әлеге курслардан соң зачетлар тапшырып, һәр укытучы кулына сертификат алды.
Без Рамил Нәҗиповның егәрле, белемле булуына сокланып туймадык. Мөрәҗәгатебезне аңлап, Кунырдан Аланга кадәр килеп, белем «өләшеп» йөрүче хезмәттәшебезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ул мәгариф системасында 1992нче елдан бирле. Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң Кайбыч районы Мөрәле мәктәбендә директор булып эшчәнлеген башлап җибәрә, 2006нчы елдан Балтач районы Куныр урта мәктәбендә информатика укыта.
«Укытучы елы» кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән старт алган гомуми белем бирү мәктәпләрен компьютерлар, укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү проекты безнең районда тулысынча үтәлде һәм ул тулы куәтенә эшли. Мәктәпләргә интерактив такталар, проекторлар кайта башлауда уңай күренеш. Киләсе елдан мәктәпләрне ремонтлау, авыл юлларын төзекләндерү программасы старт алачак.
Димәк, мәгариф һәрчак үсештә - үзгәрештә. Ә аны үсешкә илтүдә армый-талмый хезмәт итүче фидакарь укытучыларга сабырлык һәм иҗат уңышлары телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев